Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: «Беренче свиданиедән качтым»

Гашыйклар көне уңаеннан танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова белән яшь чакларын искә төшереп алдык.

Гашыйклар көне уңаеннан танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова  белән яшь чакларын искә төшереп алдык.

Илсөя, гашыйклар көнендә беренче мәхәббәтләрне искә төшереп алыйк әле...
– 12-13 яшьләр тирәсе булгандыр миңа. Колхоз рәисе малае бар иде. Спортсмен, чибәр, яхшы укый иде. Аңа гашыйк идем. Миңа калса, бер мин генә гашыйк булмаганмындыр, бөтен кыз ярата иде аны. Ул вакытта аннан да яхшысы бүтән булмый, очрамый дип йөрелгән вакыт инде. (Көлә.)

Бу җаваплы мәхәббәт идеме?
– Юк, булмады. Үсә төшкәч, бөтен кызларны рәттән яратып йөри башлады. Әмма минем хисләр суынган иде инде. 

Ә беренче свиданиеңне хәтерлисеңме?
– И, ул шундый кызык булды, белсәң. Мин 17-18 яшькә кадәр егетләр белән йөрмәдем. Үземне тәртипле дип әйтмим, әмма ир-ат игътибары мине куркыта иде бугай. Тәртип юк иде инде анысы. Егетләр-кызлар белән сугыша да идек. Безнең заманда күрше авыллар белән сугышу гадәте бар иде. Бакча басулар, төрле разборкалар аша үттек инде. 
Шәһәрдән кайткан иптәш кызым бар иде. Мине бистәгә дискотекага алып чыгып китте. Ул заманда бер-береңнең киемен киеп торыш иде бит. Лилия дә бик матур ак төстәге кофтасын киеп торырга бирде. Киенеп-ясанып дискотекага киттек. Ул вакытта дискотека үткәрә торган залларга неон ут куя башлаганнар иде. Күзем кофтама төшсә, ак кофтам үтә күренмәлегә әйләнеп, эчке киемем күренеп тора. Оялуымнан дискотекадан чыгып чаптым. Урамга чыктым, карыйм урамда ак кофтам үтә күренмәле түгел. Кермәдем  инде башка дискотекага. Бермәлне бер кыз килде дә: «Әйдә, дискотекадан соң тау битенә җыелып менәбез. Бер егетнең синең белән танышасы килә», – ди. Бистә бездән ун чакрым. Качып кайтып киттем. Юл буеннан кызыл балчыкларга бата-бата кайтканым әле дә истә. Хәзер шул хәлләрне искә төшерсәм, рәхәтләнеп көләм. «Синең белән танышасы килә» дигәненнән курыктым бит. Ахырда таныштык без ул егет белән. Әмма очрашып йөрмәдек. Беренче свидание талпынышы шул иде. 

Гашыйклар көнен бәйрәм итә идегезме?
– Юк, андый бәйрәмне үткәргәнне хәтерләмим. 

Ә хәзер?
– Ә хәзер бәйрәмгә санамыйм. Яраткан кеше өчен бәйрәм бер көн генә булырга тиеш түгел лә инде ул. Яраткан кеше яратам дип болай да әйтергә тиештер, ул көнне көтеп тормыйдыр. Дөресен генә әйткәндә, ямьсез бәйрәм түгел. Әгәр дә ул кеше күңеленә якын икән, бәйрәм итсеннәр. Бу көн чәчәк бирү, бүләкләр бирешү, романтик кичке ашлар ясау дип кабул ителә икән, начар түгел бит. Бәйрәм иткән кешеләрне хуплыйм, молодцы. 

Син романтик кеше түгел, әйме?
– Романтик Илсөя тормыш шаукымында үлде бугай ул. Егылып калды бугай ул шунда, чөнки романтик күңелне сөйрәп бару җиңел түгел. Романтика белән йөрәк эш итә. Ә бу тормышта йөрәкне генә тыңлап яшәве бик авыр, баш җиңсә җиңелрәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар