Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яшьләр театры директоры Гүзәл Сәгыйтова эштән китте

Казанның мәдәни тормышында – зур вакыйга.

Казанның мәдәни тормышында –  зур вакыйга.
Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директоры Гүзәл Сәгыйтованың эштән китүе мәгълүм булды. 
Гүзәл бу театрга җитәкче итеп 2018 елда билгеләнде. Аңа кадәр ул «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләде, редактор һәм алып баручы булды. Театр директоры вазыйфасына аны декрет ялында утырган чакта билгеләделәр. Эшкә чыкканда кызына дүрт ай ярым гына иде әле. (Укырга: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/min-gaeple-kyzym ) Ә узган ел ул Казан шәһәре думасына депутат итеп сайланды. 
Гүзәл театрда яратып эшләде. Без моны гел сизеп тордык. Бүген «Азатлык»ка биргән комментариенда ул үзе дә шул хакта әйтә: «Ике ел ярым эшләдем театрда. Җитәкчелек бүген бар, иртәгә – башка, театрда иң мөһиме – иҗат төркеме. Алар белән аерылу миңа авыр. Бергәләп күп эш башкардык, күп проектларга башлангыч салынды. Күптән түгел Кариев театрында «Яратып туя алмадым» спектакле чыкты. Мин дә яратып туя алмыйча китәм. Әмма үз теләгем белән китәм. Минем урынга килгән яңа җитәкче эшне уңышлы дәвам итәр дип ышанам». 
Гүзәл Сәгыйтованың кая, нинди эшкә китәсе әлегә билгеле түгел. Аның урынына исә шагыйрә Луиза Янсуар килер дип көтелә. Луиза моңа кадәр «Татар китабы йорты» директоры булып эшләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар