Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Сәфәровага директка килгән 10 сорау

Гөлназ Сәфәровага директка килгән 10 сорау

Гөлназ Сәфәровага директка килгән 10 сорау

1. Әбиегез кем булып эшләгән?
– Табиб

2. Ничә яшегездә беренче акчагызны эшләдегез?
– Хәтерләмим. Акчаны кечкенәдән ярата идем. Ничек тә акча эшләргә тырыштым. 9-10 яшьтә шешәләр юып тапшырганымны хәтерлим. Чип-чиста итеп юа идем. Чөнки этикеткасыз шешәләрне кыйммәтрәк бәягә алалар иде. 

3. Ковидтан прививка ясаттыгызмы?
– Юк.

4. Ничек барысына да өлгерәсез: эштә дә, өйдә дә? Ирегез, балагыз бар, үзегезгә дә игътибар брәсез?
– Берничек тә. Өлгермим. Гаиләгә вакытым бик аз кала. Моның өчен үземне гаеплим. Балам белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк дигән уй тынгылык бирми. 

5. Ничә яшьтә беренче тапкыр әни булдыгыз?
– Икенче тапкыры булмады да. 24 яшьтә әни булдым.

6. Ак Барс ТВ буенча имеш-мимешләр дөресме? 
– Нишләп бөтен кеше бу тема белән кызыксына? Көн саен журналистлар, танышларым шалтыратып бу сорауны бирә. Күрерсез. 

7. Бик күп эшлисез. Ирегез моңа ничек карый?
– Ирем аңлый. Ул үзе дә күп эшли. Менә бу егет кенә ачулана (улы Айдан турында әйтә).

8. Сезгә күз тигәне бармы? 
– Минем үземнең күзем каты тия. Шуңа кешеләргә тутырып карамаска тырышам.

9. Холкыгызның 5 тискәре ягы?
– Төпченүчән
Истериягә бирелүчән
Дорфа
Власть яратучан
Онытучан

10. Нәрсәне гомерегездә дә эшләмәс идегез? 
– Күп әйбер. Мәсәлән, җенес алыштырмас идем.

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мина бик ошадыгыз, яхшы фикердэсез

    Хәзер укыйлар