Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова турында 10 факт

Гөлназ Сәфәрова турында 10 факт

1. Мин сирәк елыйм. Ләкин елый башласам, туктый алмыйм. Ләкин бу халәтне сузмаска кирәк. Еладың, ятып тордың, үзеңне бераз кызгандың – җитте. Якаңнан тотып күтәр дә, эшеңне дәвам ит. Бө дөньяда бар нәрсә дә вакытлыча, бар да үтә. Безне үтермәгән әйберләр бары ныгыта гына!

2. Әбием белән бабаем гомерләре буе ветеринар булып эшләделәр. Мин тәкә печә беләм. Бозау тудырганда гел әби янында тора идем. 

3. Минем өчен мунча - көч җыя торган урын.
Монда тән генә түгел, уйлар да чистара, баш ял итә, бөтен тискәре энергия китә. Мин мунчасыз яши алмыйм: кайнар итеп ягылганны яратам, уйлар белән икәүдән-икәү генә калып , бер кешесез төне буе керергә яратам...
Мәтрүшкәле чәй, "агач" мунчала, ак чыршы-пихта, каен себеркесе белән сәгатьләр буе чабыну, сап-салкын суга башың белән чуму - һәм син "чын кеше"!

4. Кырык эшем-кырык якка ярылып ятса да, мин барыбер авылга кайтып китәчәкмен, туганнар белән очрашачакмын, Алла боерса!
Эш бетми ул, тормыш куабыз да куабыз, ә дөнья өч көнлек... 

5. Мин гаиләмне күрсәтмәү яклы. Гаилә – минем өчен бик шәхси.
Үбешеп-кочаклашып фотога төшү, тугач та баланы инстаграмга урнаштыру, яраткан кешеңә әйтәсе сүзләреңне монда язу, бөтен халыкка күрсәтүнең мәгънәсен аңламыйм. 

6. Мин просто яратам... эссе җәйге көннәрне, бигрәк тә кичләрне, төннәрне... Җәй көне бөтенләй йокламас идем – җәйнең бер минутын да әрәм итәсе килми. 

7. Мин һәрвакыт теләсә кайсы мәсьәләне тыныч, әдәпле чишү яклы. Ләкин кайбер категория кешеләр тавыш арттырмый гына, җитәкчесе белән сөйләшми генә  алай хәл итәргә теләми, гел киресен эшли. Гадирәк булыгыз, иптәшләр!

8. Алар минем телефонда "Әника"–"Әтика" дип язылган. Аларга мин көненә 5-50 тапкыр шалтыратам.
Безнең гаиләдә бер генә мөһим карар да әтисез кабул ителми.
– Әниии, нишләргә?!
– Ой, белмим, әтиеңнән сора.
Әтигә шалтыратам:
– Так, тынычлан, уйла! Әниең нәрсә диде?
Һәм, шалт, карар кабул ителә.

Әни: "Нәрсә булды, сөйлә, беркемгә дә сөйләмим" – ди, икенче көнне әти безне разборкага чакыра.

Алар гел янәшә. Берсе трубканы әз генә алмый торса, ка-ра-ул, бөтенебез эзли башлыйбыз! 

9. Айдан белән рольләргә кереп җырларга яратабыз. Имеш, мини-клип төшерәбез. Мин кечкенә вакытта гел шулай эшли идем, көзге каршына утырып интервью бирә идем. Имеш, мин танылган кеше. Скакалканы шнурлы микрофон итеп концерт алып бара идем. Радиода эшләгән кебек, әтинең эш диктофонына сөйләп утыра идем. Ул вакытта миңа 10-12 яшь булгандыр... Бөтенесе дә тормышка ашты. 

10. Казаннан башка үземне күз алдына китерергә дә теләмим. Эш буенча Россиянең күп шәһәрләрендә булдым, ләкин Казаныма кайткач, «Аллаһка шөкер!» дим. Монда бөтен нәрсә минеке: кешеләре, ритмы, кагыйдәләре. 

 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар