Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Минем оныкларның әбисе булырга син әзерме?» – дидем...

Бу иксез-чиксез дөньяда үз кешеңне – парыңны табу могҗизага тиң! Берничек тә ялгышырга ярамый бит: син ялгышсаң, артыңнан башкалар да ялгыша – җир йөзендә бәхетсезләр арта.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы, оештыручы, музыкант Илмир ЯМАЛОВ үзенең парын – үз кешесен тапкан бәхетлеләрнең берсе. 
Ул үзләренең очрашу, кавышу тарихын сөйли.
 
– Без Рузия белән 16 апрель көнне Камал театрында таныштык. Минем «Сорнай» фольклор ансамблендә эшләгән чагым бу. Ул көнне театрда Теләче районы үзешчәннәре концерты иде. Минем диджей да Теләчеләр өчен  бу концертта җырларга тиеш  иде. Концерт башланыр алдыннан ул миңа:
– Бер авылдаш кызымны кертә аласыңмы? – дип сорады. 
– Әйе, әлбәттә! – дим. 

Тик ул көнне бөтен театрга Теләчеләр хуҗа иде: теләсәм дә кертә алмыйм булып чыкты.  Рузия белән башта телефоннан сөйләштек, аннан мин аның янына чыктым. 
Аны беренче тапкыр күргән мизгелне беркайчан онытмыйм.
«Кавказская пленница» фильмында Шурик Нина турында: «Каршыма йөзеп кенә килә...» – ди бит әле, монда да шулай булды: өстендә яшел пальто, чәчләре озын, әкрен генә атлап килә... Чын татар кызы! Танышканда ук аңладым: бу – минем булачак хатыным, дидем. Шунда ук аның тыйнаклыгын да, авылча тәрбиясен дә күрдем.
 
Аның белән очрашканда телефоным төшеп ватылды. Чибәр кыз каршында каушадым, күрәсең...  Шул минутта күрәм – яныбыздан Рәсим абый Низамов үтеп бара. Без исәнләшүгә ул Рузиягә:
– Нишләп йөрисең монда? – диде. 
Баксаң, бер атна элек кенә Рәсим абыйның туганы кызын кияүгә биргән булган – Рузия исә анда шаһит итеп чакырылган икән. Ул көнне концертка Рузияне Рәсим абый алып кереп китте.

 Ике көннән соң мин Рузиягә: «Концерт ничек булды?» – дип яздым. Үзем керткәнмени...  «Әйбәт!» – дип җавап бирде ул. Һәм, тәвәккәләп, аны Кремль карарга чакырдым. Казанга үземнән күпкә алдарак килеп урнашкан кызны... Кесәдә 200–300 сум чамасы акчам бар, машинамда бензин да бетеп килә. Апрель ае иде бит, шактый суык – машинага кире кереп утырдык.
– Әйдә, берәр җиргә кереп җылынабыз, – дим. 
Үзем беләм: кесәмдәге акчам аңа чәйгә генә җитәчәк. 

Кабызам машинаны – кабынмый. 
– Синең аягың җиңел булса, хәзер кабыначак, – дим Рузиягә. 
Кабынды бит! Заправкага кереп, кесәдәге теге акчаның 100 сумына бензин салдырдым. Ә кафе янында көтмәгәндә бер дус егет очрады: аннан әҗәткә 300 сум акча алдым – чәйне икебез дә эчтек шулай итеп.
Кыскасы, ул көнне миңа гел уңыш елмайды! 

9 Май көнне мин аны парадка чакырдым. Парадтан соң бер танк өстенә менеп утырдык та, сөйләшәбез. Аңарчы кулга-кул тотынышулар да әле бик сирәк булды. Иң рәхәт мизгелләр...  Салют атканда мин аннан:
– Әйдә, очрашабызмы? – дип сорадым. 
Ул:
– Ярый, мин риза... – дип җавап бирде. 
Ул көнне мин иң бәхетле кеше идем!

Шул көннән башлап егет белән кыз кебек очраша башладык. 

Ә инде 17 декабрьдә – аның туган көнендә өйләнешергә тәкъдим ясадым. Анысы – үзе бер тарих. 
Аның эш урынына читләргә керү тыела. Ә минем нәкъ менә шунда кереп тәкъдим ясыйсым килә. Йөзек тә кесәдә. Тик ничек керергә – ябык ишекләрне ничек ачтырырга икәнен генә белмим. 

Ул көнне иртүк Рузия миңа үзе шалтыратты:
– Эштәгеләрне чәй эчерергә гөбәдия пешергән идем, алып барырга булышмассыңмы икән? – ди. 
Бармыйммы соң инде?! 
Гөбәдияне илтештем, кабинетының кайда икәнен дә күрдем. Алай гына да түгел, чыкканда андагы берәү белән кабат керү турында сөйләшеп тә куйдым. Теләгем бик көчле булгандыр – Ходай шулай итеп миңа үзе юл ачты.

Баянчыны, видеооператорны алып, көндез киттем. Үзем галстуктан, кулымда – чәчәк. Коллективларында Рузия артыннан йөри торган бер егет тә булган анда. Мин кергәнне ул да күргән – барысын да аңлаган... Махсус шигырь язган идем, шуны укыдым. Рузия аны һаман да саклый икән... Яныбызга бүлекләрендәге бөтен хезмәткәрләр җыелды: кемдер котлый, кемдер безгә карап куанычтан елый...
 
Калганы барысы да гореф-гадәтләр буенча барды. 
Башта шундый ниятем барын әниләргә кайтып әйттем. 
Рузия белән танышырга бер атна кала, әни: 
– Нишлик, быел өй салыйкмы? Синең әле өйләнергә ниятең юкмы? Безгә бит акча кирәк булачак, –  дигән иде. 
– Юк, нинди өйләнү әле?! – дип җавап бирдем аңа.
Йөргән кызың да булмаганда. Аның инде юлыма тиздән чыгасын берничек тә белмәдем бит.  

Ә ел ахырына аларга шушы хәбәр белән кайттым... 
Башта аптырап калды әни, аннары: «Ярар инде алайса», – диде. 
31 декабрьгә Рузияне алар белән таныштырырга алып кайттым. Аннан аларга – Киров өлкәсенең Нократ Аланына Түбән Шөн авылына киттек.
  
 Әтисе: 
– Кияү булмакчы буласыңмыни? – дип каршы алды. 
Бераздан:
– Әйдә, алайса, минем белән мунчага, – дип алып китте. 
Шунда ике сәгать сөйләшә-сөйләшә мунча кердек без аның белән. Үзенчә мине сынавы булгандыр... 

Апрель ахырында инде кыз сорарга бардык. Җизни, апа, әниләр белән бергә. Барганда машинаның глушителе төшеп калды – шунысы бер маҗара булды. Никах, туйны кайда үткәрәбез дип сөйләшеп кайттык. 
 
Без 2013 елда өйләнештек. Әби белән бабай Рузиягә бер бүлмәле фатир алган булганнар – шунда яши башладык. Тик минем бит ир-атлыгым бар – ул моңа түзми! Хатынга: «Әйдә, алыштырыйк», – дип карадым. Ә ул: «Әйдә, азрак акча җыябыз да җир алабыз», – ди. – Фатирда мин йоклый алмыйм – таш капчыкка керү кебек бит ул авыл баласына, бик авыр...

 2015 елда без җир алдык. Салмачи бистәсенең Мирхәйдәр Фәйзи урамында җир карыйбыз хатын белән. Урыны матур, аннан бигрәк урамның исеме матур – чын татарча! Тик безнең кесәдә бер тиен акча юк... Вакытны сузу өчен: «Кичкә кадәр уйлыйк әле», –  дибез. Озаграк «уйладык», ахрысы, алабыз дип шалтыратканда: «Саттык инде», – диләр. 

Шул ук урамда тагын бер участок таптык. 50 мең аванс сорыйлар. Акча юк! Бурычка җыйдык... Җирне алдык, инде төзергә акча юк. Әмма шул җиргә барып басып торудан да рәхәте юк иде ул вакытта. Синеке бит ул!

Шөкер, барысы да булды. Йортны төзедек, гөр килеп шунда яшәп ятабыз. Без бүген дүрт бала әти-әнисе! 

Кайчандыр парадтан соң танк өстендә утырганда Рузиягә: 
– Минем оныкларның әбисе булырга син әзерме? – дигән идем. 
«Биш бала алып кайтмасаң, мин сине хатын итеп алмыйм», – дип тә өстәгән идем әле. 
Шаярып кына сөйләшкән сүз иде ул, әмма, күрәсең, фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгән. Мин үзем ишле гаиләдә үсмәдем, әмма андый хыял бар иде. Ә Рузия теләкләремә каршы килмәде.

Рузиягә тәкъдим ясаганда, байлык белән мактана алмый идем. Әмма безнең икебез өчен дә иң мөһиме ул түгел иде... Аллага шөкер, дүрт баланың һәрберсе үз ризыгы белән туды менә. Акчаны беренче урынга куймасаң, ул үзеннән-үзе килә икән...
Без булганына канәгать!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар