Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Гафурова: «Бакчабызның дизайнын үзебез эшләдек»

Махсус сәхифәбезнең чираттагы кунаклары – Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Гөлназ Гафуровалар гаиләсе.

Махсус сәхифәбезнең чираттагы кунаклары – Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Гөлназ Гафуровалар гаиләсе. Алар Казанда үз йортлары белән ун еллап тирәсе яши. Башта әти-әниләре белән бергә торсалар, җиде ел элек үз йортларын салып, башка чыкканнар. Ишегалларында матур бакчалары, мунчалары һәм ял итү урыннары да бар. Гөлназ бакча эшләрен бик яратам, ди. 

– Әти-әнием гомер буе бакча тотты. Алар хәзер дә безнең күршедә генә яши. Бәйрәмнәр дә, мәшәкатьләр дә бергә безнең. Мин кечкенәдән үк бакча эшләрен белеп, күреп үстем, чөнки әти-әнием безне эшкә өйрәтеп үстерде. Бүген үзебез дә балаларны үз үрнәгебездә тәрбиялибез, – ди ул.  

Гөлназ Гафурова ландшафт дизайны белән дә кызыксына икән. 
– Ландшафт дизайны белән шөгыльләнүдән илһам алам, – ди ул. – Бу һөнәрнең серләренә декретка чыккач төшендем. Ул вакытта йорт сала башлаган идек. Бакчаны да матур итеп ясыйсыбыз килде. Дизайнерлар хезмәте кыйммәт булгач, үзем генә башкарып чыгарга ниятләдем. Мин рәсем мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән үк моңа кулым ята иде. Шулай итеп, барысын да үзем өйрәнеп, бакчабызны матурладык. Беренче йортыбыздагы бакча да дизайн белән эшләнгән иде. 

Матур чәчәкләрдән кала, Гөлназ белән Вәлинең бакчасында бөтен төр җимеш агачлары, яшелчәләр үсә. Алардан тыш, абрикос һәм виноград та утыртканнар.

– Бу бакчабызда әлегә абрикос җимеш бирми. Тагын берничә ел көтәргә кирәк. Ә менә икенче йортыбыздагы бакчада бик тәмле, кибетнекеннән бер дә ким булмаган абрикослар белән сыйлана идек, – диде Гөлназ.

Болар өстенә, Вәли утырткан чикләвек агачы быел мул уңыш белән сөендергән.  Бакчада бергәләп эшлиләр. Әти белән әнигә балалары да ярдәм итә. 
– Улым җирне казып, әйберләр утыртырга әзерләп куйды. Суны да барыбыз бергә сибәбез. Бакча балаларны хезмәткә өйрәтер өчен бик уңайлы урын, – диде хуҗабикә.   

Узган ел карантин булу сәбәпле, төзүчеләр килә алмагач, Гөлназ белән Вәли икесе генә мунчаның эчен ясап чыкканнар. 

– Ул вакытта мин дизайнер буларак бөтен хыялларны тормышка ашырдым. Вәли үз куллары белән эшләп чыкты, – диде ул.  

Гөлназдан кишер сабагы белән помидор тозлау ысулы:
3 литр банкага 7 аш калагы шикәр, 2 аш калагы тоз, 1 десерт калагы уксус һәм чама белән кишер яфраклары кирәк булачак. Суны ике кат агызу яхшы.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар