Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева картатаен юксына

Балачагының җылы хатирәләре каратае белән бәйле икән.

Гөлназ Асаева туганда, әнисе Лилия Биктимирова–  беренче курста, әтисе Рөстәм Асаев өченче курста белем алганнар. Әнисе,  укудан ял ялып, кечкенә кызын бер яшенә кадәр карый да, укырга китә. Гөлназны Рөстәмнең әти-әниләре – нәнәе белән картатае  алып кала.   
«Мин үземнең балачагымны җылылык белән искә алам. Әтиләрем-әниләремә рәхмәт (Гөлназның әтисе белән әнисе аерылышалар. Әнисе Фадис Ганиевкә кияүгә чыга. – авт.)  Әмма минем йөрәгем түрендә нәнәй белән картатай», – дип яза ул социаль челтәрләрендә. 


Балачагының җылы хатирәләре белән бүлешә


«Әле һаман да истә мине садикка йөрткәннәре. Мине бик очындыралар иде. Үзем атлап садикка да кермәдем, картатай кулында алып керә иде. Садиктан кайтуыма нәнәй тәмле әйберләр пешереп, магазиннан сагызлар, чупа-чупслар алып куя иде. Мунчага йөрткәннәрен белсәгез. Курчак урынына карыйлар иде. Кичләрен картатай баянда уйный, нәнәй җырлый, аннан мин кушыла идем. Шундый бәхетле балачагым өчен мең рәхмәт», – дип яза җырчы. 


Ноябрь ахырында үлгән картатаен Гөлназ бик юксына. «Белсәгез авырлыкларыыыын… Бер ара жиңелрәк кебек тоела да, аннан китереп бәрә. Хәзер картатаемны үземнең фәрештәм итеп күрәм», – дип яза ул. 
Постын ул татарча язган, чөнки картатай рус телендә сөйләшкәнне яратмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар