Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Габделфәт Сафин турында җиде факт

Бүген Татарстанның халык артисты, «Акчарлак» нәшрият йорты директоры Габделфәт Сафинның туган көне –  60 яшьлек юбилее. Танылган җырчыны туган көне белән тәбрик итәбез! 

Бүген Татарстанның халык артисты, «Акчарлак» нәшрият йорты директоры Габделфәт Сафинның туган көне –  60 яшьлек юбилее. Танылган җырчыны туган көне белән тәбрик итәбез! 

Туган көне уңаеннан аның тормышыннан берничә кызыклы фактны тупладык.

Булачак җырчы Арча районы Симетбаш авылында туа. Көн дә биш чакрымдагы Яңа Кырлайга йөреп, урта белем ала. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Дөрес, укырга йөрмәгәне өчен дүртенче курстан соң аны куалар, ләкин ел ярымнан соң укуын кабаттан дәвам итә. «Төзүчелеккә уку мине күп нәрсәгә өйрәтте, – ди ул. – Төзелешнең нәрсә икәнен яхшы беләм, хәтта үземнең төзүчеләр бригадам да бар». 

Җырчы карьерасын «Сорнай» фольклор ансамблендә башлый. Бу вакытта Габделфәт Сафин  «Спартак» аяк киеме берләшмәсенең төзелеш цехында мастер булып эшли. Җитәкчелек гастрольгә барырга рөхсәт итмәгәч, эштән качып китә. Әлбәттә, кайтышына эштән куылуы турында приказ көтә. Шулай килеп чыгуына үкенми, «Сорнай» ансамбленең ул вакытта бик популяр чаклары, авылларда концертлары гөрләп уза. 

Хатыны Рузилә белән Балык Бистәсенә гастрольгә килгәч таныша. Кызның сары күлмәге һәм матур тавышы беренче күрүдән үк җәлеп итә аны. «Бер күрүдән гашыйк булу», – ди моны җырчы. Рузилә белән очрашу өчен «изге» ялганга да барырга туры килә – эшкә чакырталар дигән сылтау белән, төркемнән аерылып кала. Өч көннән сөйгәненә тәкъдим ясый. Тиздән Сафиннар гаиләсе төзелә. Кызлары Адилә, уллары Зөлфәт туа. Фатир мәсьәләсен хәл итү өчен, җырчы Горгаз оешмасына эшкә керә. 45 меңгә дүрт бүлмәле кооператив фатир алалар. «Ничек түләрбез?» – дип, озак кайгырырга туры килми, илдә дефолт башлана.

Габделфәт Сафин – филармония тарихында музыкаль белеме булмаган беренче җырчы. Фатыйханы аңа Илһам Шакиров үзе бирә. Музыкаль белем алмаса да, баянда һәм гармунда яхшы уйный, яшь чагында авылның беренче гармунчы егете була. Үз талантың юк икән, укып кына җырларга өйрәнеп булмый дип саный ул. Филармониядә бер ел эшләгәч, үзенең «Моң» студиясен ача, үз төркемен булдыра.

Популярлыкны 1993 елда Шәмсия Җиһангирова сүзләренә Илфат Дәүләтшин көй язган «Ак күлмәгем» җыры белән яулый.  Дөресен әйткәндә, Илфат Дәүләтшиннан бу җырны Зәйнәп Фәрхетдинова алган була инде. Габделфәткә аның аранжировкасын иренә әйтми генә композиторның хатыны бирә. Шул ук елны әлеге җыр белән «Татар җыры-93» конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек була. Соңрак бу җырны Әлфия Афзалова да башкарды. 

«Голос» тапшыруы җиңүчесе Динә Гарипова берничә ел Габделфәт Сафин төркемендә җырлый. Җырчы аның чыгышын «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә күреп, үз төркеменә чакыра. Ул вакытта Динәгә 16 яшь кенә була әле. Соңрак ул Яшел Үзән шәһәрендә балалар белән эшли башлый.

Быелның март аенда Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман абыйга 100 яшь тулды. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, Симетбаш авылында яши, шигырьләр яза. Аның әтисе дә 102 яшенә җитеп кенә дөнья куйган. 

фото: ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар