Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс судка бирә, Элвин кунакка чакыра

Билгеле булганча, узган концерт сезонында Татарстанның һәм Башкортстанның иң популяр артистлары Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасына кара мәче кергән иде...


Билгеле булганча, узган концерт сезонында Татарстанның һәм Башкортстанның иң популяр артистлары Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасына кара мәче кергән иде. Ул вакытта Фирдүскә Башкортстанда узарга тиешле концертларын куйдыртмадылар. Радик та, форсаттан файдаланып, үзенә матур булмаган пиар ясады. Ягъни, ярдәм өмет иткән Фирдүснең үзен гаепләде. Ике артист мөнәсәбәтләрен икәүдән-икәү калып, түгәрәк өстәл артында хәл итәргә теләмичә, Интернет, матбугат чаралары аша бер-берсенә карата ямьсез сүзләр җиткерделәр.   


Һәм кичә “Бизнес-онлайн” бастырган материалдан билгеле булганча, җырчылар арасындагы конфликт сүз белән генә тәмамланмаган. Фирдүс Тямаев хезмәттәшен җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә. 
– Ул беркем дә белми торган Иван Иванович түгел. Ул –  халык алдындагы кеше. Моннан тыш, ул җырчы һәм Башкортстан башлыгы киңәшчесе дә, – дигән суд барышында Фирдүснең адвокаты. 
Эш шунда ки, Элвин Грей үзенең бер постында Фирдүсне мәдәният бүлеге җитәкчесенә ришвәт бирүдә гаепләгән. Бу соңгысына ошамаган, әлбәттә. Башта әлеге эш туктатылган булган. Хәзер аны кабаттан караячаклар. Шунысы игътибарга лаек: бу көннәрдә булган утырышка җырчыларның берсе дә килмәгән. 
Хәер, Фирдүснең җитди сәбәпләре бар. Атна башында җырчы Германиягә операциягә киткән иде. Бүген ул операция өстәленнән: “Аллага шөкер, менә хәзер җырлыйбыз!” – дигән позитив яңалык җиткерде. Әлегә артист кайсы төшенә операция ясауларын да, аның ни дәрәҗәдә җитди булуын да әйтми. “Терелеп кайткач, барысын да сөйләрмен”, – дип кенә ышандыра.   
Элвин Грей да тик тормый. Бүген ул Татарстанда күптән көтелгән концерты булачагын хәбәр итте. Билгеле булганча, аңа шулай ук республикада тамашалар кую тыелган иде.    
– Татарстан, сез моны бик озак көттегез. 25 августта “Биектау” стадионында бердәнбер концертым булачак. Масштаблы шоуның махсус кунагы – Фирдүс Тямаев, – дип хәбәр итте шәхси аккаунтында Радик Юльякшин. Һәм яңалыкка тагын да серлелек өстәп: – Ләкин бу әле төгәл билгеле түгел, дип язган.  
Кыскасы, шоу дәвам итә. Әлегә Фирдүснең Радикның чакыруын ничек кабул итүе билгеле түгел.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар