Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грейның хатынына операция ясаганнар

Җырчы Элвин Грейның хатыны Инзилә Фәтхетдинова Мәскәүдә операция ясаткан. Бу хакта ул Инстаграмында хәбәр итте.


Җырчы Элвин Грейның хатыны Инзилә Фәтхетдинова Мәскәүдә операция ясаткан. Бу хакта ул Инстаграмында хәбәр итте. Аңа кадәр ул бу хакта язылучыларына хәбәр иткән иде инде.  
– Күптәннән ринопластика ясатырга хыялландым. Борынымның формасын аз гына үзгәртәсем килде. Безнең күбебездә, аеруча кызларда, нинди дә булса комплекслар булмыйча калмый. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Моның белән килешәм. Әмма бу минем күптәнге хыялым иде һәм мин аңа бик озак әзерләндем. Гаиләм һәм ирем каршы килмәде. Минем өчен изге теләктә торыгыз», — дип язган ул.


Постыннан аңлашылганча, аңа Элвин Грей да каршы килмәгән. Ул хатынына теләктәшлек күрсәтеп: 
– Бу постым белән хатыныма теләктәшлек күрсәтәсем килә. Мин һәрвакыт янәшә! Ә сезгә, дуслар, яхшы көннәр телим! Һәм хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз! – дип язган.    
Сторисларыннан аңлашылганча, Инзиләнең операциясе уңышлы узган. Ул әлегә борын белән сулый алмавы турында язган һәм операциядән соңгы фотоларын күрсәткән. – Әлегә күзләремне дә авырлык белән ачам. Начар йокладым, төнлә күп тапкырлар уяндым, – дигән ул. 
Элвин Грейның посты астында калдырылган комментарийлардан аңлашылганча, Инзиләне аңлаучылар да, гаепләүчеләр дә җитәрлек. Кемдер: “Син болай да матур, бу нигә кирәк иде?” – дип язган. Язылучылары арасында яшьләрнең акчаларын санаучылар да, кызның бу адымын хуплап, уңышлар теләүчеләр дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу соембикэгэ яза торган хэбэр тугел инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Туалетка ничэ кергэнен генэ язасы кадры индейка, безгэ нигэ ире дэ, уже нен борыны да

      Хәзер укыйлар