Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей бии торган машинасын өенә алып кайтты

Узган атнада җырчы Радик Юлъякшин Уфада зурлап туен үткәрде. Иң истә кала торган мизгел – туй бүләге булды.


 Узган атнада җырчы Радик Юлъякшин  Уфада зурлап туен үткәрде. Иң истә кала торган мизгел – туй бүләге булды.


Инзилә Фәтхетдинова белән Радик тугыз ай элек Казанда никах мәҗлесе үткәргәннәр иде.  Туй Башкортстан башкаласында «Торатау» конгресс-холлында узды. Гәдти тормышта яшьләр ирекле стильдә – джинсы чалбардан, кроссовкалардан  йөрсә, туйда барысы да башкача иде. Радик –костюм-чалбардан, кәләш купшы ак күлмәктән булды. Аларны котларга республика президент Радий Хабиров та килгән иде.  Татарстаннан җырчыны котларга татар эстрадасы вәкилләре барды. Алар арасында   Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Иркә бар иде. 


Яшьләр никахларын рәсмиләштереп балдак алышканнан соң,  җыелган бар кунакларны урамга чакырдылар. Яшьләргә сюрприз әзерләгән. Элвин Грейга  20 миллион сумлык кара-кызыл төстәге  Mercedes-Maybach  машинасы бүләк иттеләр. «Бу мин хыялланган «Майбах», – дигән җырчы, эмоцияләре белән бүлешеп. Машина үзенчәлекле.   Ул музыка астында «сикерә».  Моның өчен махсус җайланма урнаштырылган. 

Бүген социаль челтәрләрендә җырчы туй бүләген ишегалдына алып кайту мизгелен урнаштырды. Язылучылар бүләкне бәяләде. «Бии торган машина», «Бишек», «Бәби тууга, менә дигән бишек», – дип язалар һәм мондый кыйммәтле бүләкне кем бүләк итүе турында фаразлыйлар. Берләре җырчының продюссеры Александр Слюсаренко, икенчеләре Башкортстан президенты Радий Хабиров ди.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар