Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллинаны ник судка биргәннәр

Туксанынчы елларда Алсу Хисамиева башкарган «Миләшләрем» (Мөдәррис Шакиров сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе) җырын соңгы вакыт җырчы Дилә Нигъмәтуллина башкаруына без инде күнегеп беткән – яратып тыңлый идек.

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Туксанынчы елларда Алсу Хисамиева башкарган «Миләшләрем» (Мөдәррис Шакиров сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе) җырын соңгы вакыт җырчы Дилә  Нигъмәтуллина башкаруына без инде күнегеп беткән – яратып тыңлый идек. Әмма моннан соң без инде аны башка ишетмәячәкбез. Чөнки «Миләшләрем» җырын башкару хокукын яшь җырчы Лэйна сатып алган һәм алай гына да түгел, 2020 елның ноябрендә ниндидер бер чарада бу җырны җырлаган өчен, аның продюсеры Динар Нигъмәтҗанов, «авторлык хокукларын боза», дип, Дилә  Нигъмәтуллинаны судка да биргән. Суд инде булган. Дилә ул судның булуын үзе белми дә калган. Әлеге суд карары буенча, ул хәзер яшь җырчыга 70 мең сум акча түләргә тиеш. 
Кая гына барса да, тамашачы Диләдән «Миләшләрем» җырын җырлавын  соравын дәвам итә, ә җырчының аны башкарырга инде хокукы юк. 
Нигә шундый ситуация килеп чыккан соң?
Дилә  Нигъмәтуллина үзенең инстаграмдагы битендә шул хакта аңлатты.

«2014 елда Зөфәр Хәйретдиновтан җырны җырларга рөхсәт алып, аранжировка эшләп җырлый башладым, – дип яза ул. – Бернинди договорлар төземәдек. Элек, гомумән, шулай на «честном слове» гына сөйләшеп җырлый идек. Җыр РАОда (РАО – Россия авторлык хокуклары берлеге, аның Татарстандагы җитәкчесе Зөфәр Хәйретдинов, – ред.) теркәлгән, мин һәр концерттан процентларын китереп бардым. Ике як та канәгать.
Җырны бик яратып башкара идем! Әмма нишләсән дә, минем өчен ул барыбер МИНЕМ җыр түгел, ә кавер җыр, ретро җыр булып торды. Чөнки нәкъ шул чор җырларын тыңлап үстем мин. Иң беренче җырлаган җырларым нәкъ Алсу Хисамиева репертуарыннан иде! Мин концертларымда да нәкъ шулай дип әйтә идем дә!
Берзаман интернетта «Миләшләрем» җыры белән яңа клип пәйда булды. Бөтенләй башкача – яңача стильдә! Мине бу факт битараф калдыра алмады. Мин җырның композиторына шалтыратып, бу хакта сорадым. Зөфәр абый: «Син борчылма, ул бит бөтенләй башка стильдә җырлый, ә синең башкаруың да икенче. Һәр кешенең – үз тамашачысы! Син дә җырла, ул да җырласын», – диде.

«Миләшләрем» җырын һәр җырчы үз стилендә җырлый килде. Әле 2020 елның февралендә Зөфәр абый мине концертына да чакырды. Анда ул: «Вакыт җитсә, «Миләшләрем»не дә җырларсын», – дигән иде!
Көннәрдән бер көнне, миңа җырчының продюсерлары претензия белән чыкты.
Алар әйтүе буенча, мин берничә кисәтүгә карамастан, «Миләшләрем» дигән җырны башкаруны дәвам итәм, һәм миннән акчалата компенсация таләп итәләр иде. Мин шок хәлендә! Нинди кисәтү? Ничек?
Мин тизрәк Зөфәр абыйга шалтыратам: «Ни бу? Сез бит миңа җырларга ярый, дидегез!» – дим. Зөфәр абый мине тынычландыра башлады: «Юк инде, борчылма! Ул реаль әйбер түгел! Кем аның өчен судка биреп йөрсен инде». Мин ышандым инде! Ул бит РАОның җитәкчесе!
Ә чынбарлыкта ярамаган икән!!! Ул җырны аларга бөтен правалары белән сатып биргән! Ә миңа нигә алай дип җавап биргән, анысы билгеле түгел. 
Шуннан соң мин яңа җырчының продюсерлары белән очраштым (бер ел элек булган хәл). Миңа договорларын күрсәттеләр! Җыр, чынлап та – аларныкы! Анысы хак! Әмма мин моның турында белмәдем бит. БЕЛМӘДЕМ!!! Миңа әйтүче булмады. 
Очрашуда мин барысын да аңлаганымны әйттем. «Җырны бүтән башкармыйм», – дидем. Килештек кебек... 
Әмма мине барыбер судка бирделәр! 18 ноябрь көнне суд булган. Мин судта булмадым, чөнки уведомление миңа барып җитмәде. Прописка буенча, Марийга килгән, күрәсең. Миннән башка карар кылганнар.
Менә шулай, җәмәгать.
Шундый бер «безобидный» ретро җыр аркасында шулай килеп чыгар дип һич тә уйламаган идем. 
Я никого не обвиняю, не жалуюсь, не злюсь. Просто констатирую факты!»  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар