Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабировны нигә кыйнаганнар?

Соңгы ике атнада җырчы үзенең биографиясендә моңа кадәр беркемгә сөйләмәгән кызыклы фактлар белән инстаграм битендә бүлешә.

 

Соңгы ике атнада җырчы үзенең биографиясендә моңа кадәр беркемгә сөйләмәгән кызыклы фактлар белән инстаграм битендә бүлешә.

«...2000 нче еллар. Авылдаолы малайларга  син аракы «куярга» тиешсең. Үзенчә шундый «понятие» бу. Ә мин алар кураена биергә яратмый идем. Чөнки яшьтәшләремнән күреп беләм, аларга бер бөгелсәң, аннары гел бөгәләр сине. «Шут», «Артист», дип, мине беркөнне кыйнарга булдылар. «Ярырга» сүзе бу очракта ныграк килешәдер. Әле алар, мыскыл итеп, башта җырларга кушалар.
«Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, түз», – дип сузам да, берне китереп чәпиләр. Өч егет бит әле алар!
«Бик кыска, әй кыска гомерләр», – дип дәвам итәм, тагын китереп сугалар...

Шулай җырлатып кыйнадылар. Әмма ул вакытта бер дә кызык булмады...

«Пацанский закон»ы да бар бит: алар сукканда син сдача бирергә тиешсең. Миңа шул спорт ярдәм итә иде – үземчә сдачасын бирәм. Мин беркайчан да «блатной» да булмадым, лох та булмадым. Уртача дулкында йөрдем шунда.

Әле иң кызыгы: Миләүшә апа (әнинең сеңлесе) безнең яннан узып киткәндә мине эскәмиягә утыртып куйдылар. «Ә, егетләр, утырасызмы, молодцы», – дип китте. «Әйе, бар да яхшы», – дип, аңа сүз әйткән булам. «Апа, мин дә кайтам», – дип кереп кит бит инде, алар бит бернәрсә дә әйтмәс иде. Әмма башым җитмәгән, күрәсең. Сугыш урыны безнең өйдән ерак түгел иде. Апа кереп киткәч, мине тагын да ныграк кыйнадылар.
Бик каты эләкте миңа. Шундый әрнү, ачу, курку белән кереп йокларга яттым. 
Икенче көнне Азнакайга кайттым. Анда минем «блатной» танышларым бар иде. Авыл егетләре мине кыйнаганнарын аларга сөйләдем. Ике боксер егет танышларым, «Ауди 100» машинасында йөриләр. Бик крутойлар инде. Тулай торактагы дустым Азамат белән блатнойларның «Ауди»ена утырдык та, киттек Сәпәйгә. Алар икесе – алда, без артта утырабыз.

Ул көнне клуб эшләми, яшьләр садик янына җыелган. Ә мине кыйнаган Айзатның (исеме үзгәртелде) читтән килгәннәргә бераз ялагайлана торган гадәте бар иде. Затлы машинаны күрү белән бу безнең янга килде. Руль артындагы егет ипләп кенә тәрәзәсен төшерде дә, миңа борылып: «Это он?» – дип сорады. Мин, әйе, дип, баш кактым.

«Ты что тут п....юков бьешь?» – диде дә, үзе руль артында утырган килеш тәрәзә аша аңа берне сукты – Айзат шундук ауды. Теге сүзе миңа бик ошап бетмәде. Крутой малайлар белән килгәч, алар дәрәҗәсендәрәк буласы килә бит: «Алай димә инде, хотя бы друган дип әйт», – дип төзәткән булам аны.
Боксерлар машинадан чыкты да, Айзатны капотка утыртып: «Сейчас послушаем как ты поешь», – диделәр. Ул вакытта «Бьет по глазам» дигән җыр популяр иде.

«Бьёт по глазам адреналин», – дип сузып җибәрде Айзат һәм аңа берне күзенә китереп чәпәделәр.
«Переживём, ну и чёрт с ним», – ди, тагын берне чәпиләр.
«Бьёт по глазам...
А-а-а-ам, а-а-а-ам, а-а-а-ам», – дип сузып торды, күз төбенә эләгеп торды. Каты эләкте аңа, хәтта жәлләдем үзен.

Сугышу процессы барганда авылның башка егетләре дә җыелды. «Нәрсә булды? Ник кыйныйсыз?» – ди алар. Боксер дусларым аңлатып бирде: «Бер авылда яшисез һәм үзегезнең егетләрне сәбәпсез кыйныйсыз». Авылның лидеррак малае: «Аңладым, бу минем косяк, башка кабатланмас», – диде.
Һәм шул көннән бирле мин Сәпәй дискотекаларында иркенләп йөри башладым».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар