Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабиров хатынына сюрприз ясаган

1 февральдә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров 35 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан ул хатыны Миләүшәгә сюрприз ясаган. Үзенә әйтмичә генә Стамбулга сәяхәт бүләк иткән. 


1 февральдә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров 35 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан ул хатыны Миләүшәгә сюрприз ясаган. Үзенә әйтмичә генә Истанбулга сәяхәт бүләк иткән. 


– Мин билетларны алдан алдым, отельдә урыннар белештем. Миләүшә берни дә белми, хәтта бу турыда уйламый да иде, – дип Инстаграмындагы шәхси битендә уртаклашкан Данир Сабиров. 
Ә Миләүшәне фотографлар Казан-Экспога фотосессиягә дип чакырганнар. Алдагы көнне иренең концертыннан арып-талып кайтып, соң гына йокларга ятса да, ул фотосессиягә барырга була. Тик сөйләшенгән урынга килгәч, Миләүшә беркемне дә очратмый. Фотограф кызларны көткән арада, Данир килеп чыга. Һәм сөйгәнен кочаклап алып: “Фотосессияң башка илдә булачак”, – ди.      
– Бүген күз яшьләре дә, елаулар да булды. Үзем белән бер кием дә алмадым. Ә мин алардан башка бөтенләй бер җиргә дә бара алмыйм. Бизәнеп, фотосессиягә дип әзерләнеп килгән җиремнән менә шундый сюрприз булды, – дип хисләргә бирелгән Миләүшә.
Данир исә хатынын: “Бер дә борчылма, барысын да алырбыз”, – дип тынычландырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар