Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айгөл Бариева сөенече белән уртаклаша 

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева кинода төшә.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева кинода төшә. Билгеле булганча, Арча районы авылларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» әсәре буенча кино төшерелә. Анда авыл халкы, театр артистлары белән бергә, җырчыларны да күрергә мөмкин. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева фильмда музыка укытучысы ролен башкара. 

– Бу – минем дүртенче ролем. Аңа кадәр «Яңа елда бергә булыйк» фильмында – сәркатип, «Бичаракай»да – Гүзәл, «Хәлимә»дә – бер укучының әнисе рольләрен башкарган идем. Монда исә музыка укытучысы буларак катнашам. Кино төшерү мәйданында әйтеп бетергесез җылы атмосфера хөкем сөрә. Барысы да талантлылар. Аеруча баш рольләрне уйнаучы яшь актерлар үзләренең самимилелекләре, чиста күңелләре белән таң калдырды, – дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Айгөл Бариева.     

Аның сүзләре буенча, фильм тамашачылар хозурына быел кышын чыгачак. 

– Мин бу якты, рәхәт эшнең кечкенә генә бер өлеше булуым белән бәхетле. Фильмның һәр кешенең йөрәгенә үтеп керүендә шигем юк, – ди җырчы. 

Фото: @aigul_barieva

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар