Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева туачак балаларының җенесе турында: “Без болай булыр дип көтмәгән идек...”

Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар булачак сабыйларының җенесен игълан итәбез дип, гендер-пати үткәрделәр.


Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар булачак сабыйларының җенесен игълан
итәбез дип, гендер-пати үткәрделәр.

 

Тик... күпме генә вәгъдә итеп, халыкның игътибарын җәлеп итсәләр дә, ахырдан серне чишмәскә булганнар, ахрысы. Иң кызык мизгелдә, ягъни шартлаган шар эченнән конфетти коела башлагач, видеоны аклы-каралы итеп куйганнар. Кыскасы, шар эченнән нинди төстәге конфетти коелуы аңлашылмый.

 

Әлеге хәлне Алсу менә ничек дип аңлата:


– Без болай булыр дип көтмәгән идек... Сезгә бик әйтәсебез килгән иде... тик...
Кайбер сәбәпләр аркасында бала тугач кына хәбәр итәргә булдык. Мин бу темага кире
кайтып, аерым пост язармын. Шунда барын да аңлатырмын...


Видеодан шунысы аңлашыла: олы уллары Аязның өметләре акланмаган бугай. Ул кәефе кырылы, елый ук башлый. Язылучылар арасында гаиләне котлаучылар да, гаепләүчеләр дә, җенескә бәйле фаразларын калдыручылар да бар. “Күпме көттердегез, нигә әйтмисез? Болай ярамый бит инде”, – дип, гаиләне тәнкыйтьләүчеләр дә шактый.
“Бәлки сез игезәкләр көтәсездер?” – дип язучылар да бар. Без исә кем генә булса да, бала сау-сәламәт булып тусын, дип телибез.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кемгэ хажэт анын кемне табун

    Хәзер укыйлар