Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева кызын күрсәтте

 Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызы Зифага бер яшь тулды. Алар, ниһаять, социаль челтәрләргә аның фотосын чыгарды. 


 Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызы Зифага бер яшь тулды. Алар, ниһаять, социаль челтәрләргә аның фотосын чыгарды. 


«Бер ел күз ачып йомганчы үтте дә китте! Ике малайдан соң кыз тууы минем өчен ниндидер сихри әйбер булды, әле дә ышанып җитә алмыйм. Аллаһы Тәгалә бар икәненә тагын бер кат инандым. Сабыр булырга һәм сорый белергә генә кирәк икән», – дип яза бәхетле әни.


 Җырчылар гаиләсе кызлары тууга ук аның фотосын социаль челтәрләргә куйсалар да, моңа кадәр бервакытта да баланың йөзен күрсәтмәде. Зәңгәр күзле сабыйларын бер елдан соң гына укучылары белән «таныштырдылар». 


Без башка әти-әниләрдән дә балаларының фотоларын беренче тапкыр кайчан социаль челтәрләргә куюлары, моңа ничек караулары турында кызыксындык. 


Шоумен Зөлфәт Зиннуров:
Ике кызыбызны да бераз үскәч кенә күрсәттек. Хатын күз тия  дип курыкты, ә мин хатыннан курыктым.


 Җырчы Ләйсән Гыймаева:
Бу һәркемнең үз эше. Гаепләмим, чөнки үзем балаларны гел чыгарам. Кечкенәсен бер яше тулгач социаль челтәрләрдә күрсәтә башладым.  Аңа кадәр фотосын элсәм дә, битенә смайликлар куя идем. Күз тиюгә ышанам. Ләкин бөтен тормышыңны яшереп яшәп булмый, күрсәтәсе дә килә.

 

Журналист Алинә Айдарова:
Мин үзем социаль челтәрләрдә Даниярның битен күрсәтүгә каршы. Дус кызларыма да аның фотосын куярга кушмыйм. Бу шәхсән минем принципиаль фикер. Баласын тууга күрсәтүчеләр дә бар. Бу һәр кешенең үз эше. Төрле кешеләр бар бит.  Кайбер хатын-кызлар ана булу бәхетеннән мәхрүм. Алар, авыр кичереп, үзләре дә сизмәстән көнләшеп куярга мөмкин. Каядыр барып кайткач та, өч сүрә укып, улымның битен юам. Улымны күрергә теләүчеләр бар икән, кунакка килегез. Мин күрешеп сөйләшү яклы!

 


 Зинира һәм Ризат Рамазановлар:
 Без инде ике баланың да бер яше тулмыйча фотоларын социаль челтәрләргә куймадык. Ярамый, күз тия, диләр. Бер яшендә фотосессия ясап, туган көнне фотосын элдек. Әмма әле дә күзсенә. Кайсы вакытта кечкенә сторис төшереп куйсаң да, бала төне буе йокламый, борчыла. Зәм-зәм сулары белән өшкереп, догалар укыгач кына тынычлана. Безнең Айгизәбез дә күзсенде, Риязыбыз да күзсенә. Каян аны беләбезме? Социаль челтәрләргә куйган фотоларны кире алсак, бала тынычлап йоклап китә. Шуңа күрә бик куярга тырышмыйбыз, әмма кайвакыт онытылып кителә шул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар