Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фаракшина: «Беренче пародист хатын-кыз булам»

Пародияләр остасы, җырчы Алсу Фаракшина ике бала әнисе дә. Хәзер бөтен тормыш интернетта. Алсу да ара-тирә булса да, иҗат тормышыннан матур мизгелләр белән уртаклаша. Аның эш сөючәнлегенә, активлыгына, һәрчак күтәренке кәефле булуына сокланып карыйм. Шушы көннәрдә аларның гаилә бәйрәме дә узган – алсу туйларын билгеләгәннәр. Алсу – җәй кызы. Туган көнен каршы алырга әзерләнә.

Кешеләр сезне күбрәк пародияләр ясый торган артист буларак белә кебек. Сез бик матур җырлыйсыз да. Үзегезне күбрәк кем итеп хис итәсез?
Хәзер күпкырлы талант ияләренә сорау зур. Үземне беркайчан да мин җырчы дип әйтмим. Нәрсәне булдырасың, шуны эшләргә кирәк. Ләкин һәрвакыт җырчы булганчы, беренче пародист хатын-кыз булам, дип әйттем. Җырларга яратам, әмма пародияләр ясау күбрәк ошый.

Икенче тапкыр әни булдыгыз. Яңа статуска озак ияләштегезме?
Әйе, Аллаһка мең шөкер, икенче тапкыр әни булдым. Бик көтеп алган балабыз – икенче кызыбыз туды. Яңа статуска ияләшү дә иң матру хисләр белән үрелеп китте. 

Беренче һәм икенче балаларыгызны кулга алганда төрле хисләр кичердегезме?
Беренче бала белән бөтенләй башкача булды. Куркыныч иде хәтта, «мин бу бала белән нишлим?» дип уйлый идем аңа карап... Әнигә дә, китә күрмә, дип ялвардым. Бала тапкач, ул безнең белән 17 көн яшәде. Төннәр буе йоклатмый идем. Ярып алу ысулы белән тапкач баланы, реанимациядә ятканда, сабыемны алып килделәр. Берзаман ул, сөткә тыгылып, хәрәкәтсез калды. Шулчак реаниматолог кына коткарды. Шуңа күрә ниндидер бер курку барлыкка килде. Беренче көнне кайткач та, чират белән йоклаган баланы саклап чыктык. Ә икенче балам белән рәхәтләнеп йоклыйм. Әле иртәрәк тә – 34 атна да 6 көндә туды. Хастаханәдә дә озак яттык. Кичерешләр икесендә дә ике төрле, әлбәттә. Ләкин хәзер курку хисе юк.

Ирегез сезгә ничек ярдәм итә? 
Балаларны карарга һәрчак ярдәм итә. Беренче тапкыр әни булгач та, ничек арыганымны күреп, һәрчак ярдәмгә ашыга иде. Иҗат кешесе белән яшәү дә рәхәт түгелдер. Мин аңа барысы өчен бик рәхмәтле. 

Ә олы кызыгыз сеңлесен карарга ярдәм итәме соң? Аларның мөнәсәбәтләре ничек?
Кечкенәбез елый башласа да, апасы йөгереп килеп җитә, тынычландыра. Сеңлесе шунда ук тынычланып кала. Ниндидер күзгә күренми торган элемтәләре бар. Сеңлем төнлә йокладымы дип тә борчыла. Аралары – 7 яшь. Үзем дә, зур кызыбыз беренче сыйныфка барганда гына табам дигән идем, Аллаһы Тәгалә «амин» дигән. Иртәрәк бирмәде... Аннары кызыма аңлаттым, гел сөйләшеп тордым. «Сиңа игътибарым җитмәскә дә мөмкин. Сеңлең шундый кечкенә. Мин аңа бик кирәк», – дигән сүзләремне күңеле белән ишетте. Беренче генә сыйныфны тәмамласа да, шундый үсеп китте, төп ярдәмчемә әйләнде.  

Үзегез өчен вакыт каламы?
Икенче бала белән вакыт табу да җиңелрәк икән. Үзем дә, ирем дә тыныч. Хәзер инде тәҗрибә дә бар, барысын да алдан планлаштырып куярга тырышам. Өченчесен дә алып кайтыр идем, ләкин сәламәтлек буенча чикләүләр бар. Шушы ике кызыбызны исән-сау үстерергә язсын. 

Кызларыгызны тәрбияләүдә нинди кагыйдәләрне истә тотасыз? 
Билгеле бер кагыйдәләр юк инде. Без үскән заман белән дә чагыштыра торган түгел. Без бик иркен үстек. Ә хәзер балаларны гел контрольдә тотарга, аларга игътибар бирергә, сөйләшергә кирәк. Аларны өйдә генә тотып, бикләп торып та булмый. Балаларның үз сайлау мөмкинлеге, яраткан шөгыле булырга тиеш. Раяна кызыбыз биергә, рәсем ясарга ярата. Сәламәтлек өчен спорт түгәрәгенә бирергә телибез. Ләкин балаларны әллә ничә түгәрәккә йөртеп тәмам ардырып бетерәсе дә килми. Балачакта уйнап та, эшләп тә узарга тиеш. Әлбәттә, без үскәндәге кебек эшләп үсми инде балалар. Бераз гына хезмәт тәрбиясе булсын дип, кызыбызны ике туганнары белән авылга әби-бабайга кайтарабыз. Дөньяның яме дә, тәме дә хезмәт аша күренә бит. 

Иҗатка килсәк, киләчәктә нинди юнәлештә үсәргә телисез?
Хатын-кыз өчен иҗат итү, сәхнә белән тормышны берләштерү бик авыр. Ул өйдә дә булырга, гаилә кыйммәтләрен сакларга, тормышны матур алып барырга, бала тәрбияләргә һәм үзе дә үсәргә тиеш. Мин инде үземне декрет ялында утырам дип санамыйм. Ләкин балаларның үскәнен дә күрәсе килә. Ике бала алып кайткач, яңадан көч туплап, иҗат өлкәсендә үсәсем килә. Әле барысы да алда дип уйлыйм. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Беренче чиратта, мин – әни. Иҗат – минем эшем, һөнәрем, балаларымны үстерү өчен финанс мөмкинлегем дә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар