Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алинә Заһитованың биегәне ярты сәгатьтә интернетны яулаган

Ул шат, шаян һәм бәхетле. Алинә Заһитованың биегәнен күрдегезме?

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың киенү-чишенү бүлмәсендә төшерелгән видеосын берничә сәгать эчендә дистәләрчә мең кеше карарга өлгергән. Урындыкта утырган килеш кенә «Say My name» композициясенә биегәнен Алинә үзенең инстаграмындагы сторизына куйган иде. Соңрак ул аның җанатарлары битендә дә пәйда булды. Видеода аның шат көлүе дә яңгырап ала. Яшьлек, садәлек, табигыйлек бөркелеп торган мәшһүр милләттәшебезнең бу видеосына карата менә нинди матур комментарийлар язганнар: 

«Нинди җылы ул, үзебезнеке. Начар кәефтән менә дигән дәва». «А-а-а безнең бомба! Шаян, шук һәм шундый бәхетле. Аның көлүен мәңге тыңларга мөмкин». «Кадерле Алинә! Без сине сагындык. Мондый яхшы кәефең белән безне ешрак сөендер!» 

Алинәбезне ничек яратканнарын белү безнең өчен дә куанычлы. Уңышлар сиңа, Алинәкәй!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар