Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алинә Шәрипҗанова белән Алсу Вәлиуллинаның сәхнә күлмәкләрен чүплеккә чыгарып ташлаганнар

Бу кызык та, кызганыч та хәл күптән түгел генә булган.

 

 

Бу кызык та, кызганыч та хәл күптән түгел генә булган. «Казан» бию ансамбленең яңа программасында Алинә Шәрипҗанованың фарсы телендә чыгышы бар. Ул анда Сәмруг кош ролендә җырлый. Чыгышлар Алинәнең «Алтын Казан» мюзиклы премьерасы белән туры килгәнгә күрә, Алсу Вәлиуллинага аны алмаштырып торырга туры килә. «Мин аның җырын өйрәндем. Алинә сәхнәгә киеп чыгар өчен миңа үзенең костюмыннан бик матур, затлы япмасын бирде. Берничә көн әйбәт кенә эшләдем», – дип искә ала Алсу. Соңгы концерттан соң аңа, бик тиз арада җыенып, Мәскәүгә чыгыш ясарга китәргә туры килә. Ашыгып кына өенә кереп, әйберләрен идәнгә ташлап калдыра да чыгып йөгерә. Ә өйдә улы Сөләйман һәм кызы Солтания иртән, гадәттәгечә, чүп пакетларын алып ишек төбенә китереп куйганнар. Укырга киткәндә ишек төбендә яткан бөтен пакетларны җыйганнар да чүплеккә чыгарып атканнар. Алсу өч көннән соң гына кайта. Костюмнары турында уйлау башына да килми. Берничә көн үткәч шалт итеп исенә төшә!
Дөнья бетереп әйберләрен эзләргә керешә. Искә төшерә-төшерә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алалар һәм «ах» итәләр! Анда әле Алинәнең затлы япмасы гына түгел, бөтен бизәнү әйберләре: беләзекләр, алкалар, муенсалар – бөтенесе дә чыгарып ташланган була. «Балаларымны бик сирәк ачуланам, әмма бу юлы нык кына сүктем үзләрен. Бу турыда бер атна чамасы Алинәгә әйтә алмый йөрдем», – дип сөйләде Алсу. Башта үзенең тегүчесенә шалтыратып, шундый ук япма тегеп бирүен үтенә, уңай җавап алгач кына Алинәгә әйтергә җөрьәт итә. Әмма ни гаҗәп, Алинәнең исе дә китми, рәхәтләнеп көлә. Алинә кирәк түгел инде дисә дә, Алсу шундый ук япма тектереп бирә. «Бу хәлне әле дә бөтенебез кызык итеп искә алабыз», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар