Логотип
Йолалар

​Менә без дә җегет булдык!

Юк, берәү өчен дә хәвефләнеп торуыбыз түгел. Мин бирегә кечкенә улымны сөннәткә бирергә дип килдем.

– Аһ!

Бәгыре түреннән чыккан бу «аһ!»ны әйтүче хатынның бөгелеп төшкәнен мин аларга аркам белән торсам да тойдым. һәм... мизгел эчендә каршымдагы улымны кочагыма бөтереп алдым. Баласына куркыныч янаганда бөркет, ана арыслан яки болан гәүдәсе белән сабыен ничек капласа, мин дә нәкъ алар кебек идем. Ул чактагы халәтемне әле генә булгандай гел хәтерлим: күзләрем зур булып ачылган, аларда курку, нишләргә белмәү, чарасызлык... Аннан – бу урыннан тизрәк ераккарак китәргә, чыгып чабарга теләү. Чаба да идем! Янымда Наилә булмаса. 
– Гөлнур, онытма, син больницада! Больницада!
Аның сабыр, тыныч тавышы мине дә азмы-күпме тынычландырды, җиргә кайтарды. Наилә табиб шул, аннан, ире дә хирург, ул төрлесен күргән, ишеткән кеше.


...Без реанимация ишек төбендә басып торабыз. 
Юк, берәү өчен дә хәвефләнеп торуыбыз түгел. Мин бирегә кечкенә улымны сөннәткә бирергә дип килдем. Ә Наилә эш белән бу тирәдә булган да, миңа иптәшкә дип кергән. «Әлегә операция өстәле буш түгел, аз гына көтегез», – диделәр. Олы уллары бергә укыган, кечкенәләре бер бакчага йөргән ике әнинең сөйләшер сүзләре җитәрлек. Аралашыр өчен шундый мөмкинлек чыгуы безгә сөенеч кенә. Сүз белән җандагы борчу, тынычсызланудан да бераз онытылып торам... 
Үзара акрын гына нидер сөйләшә-сөйләшә яныбыздан узган бер ир-ат һәм өч хатын-кызга без игътибар да итмәдек. Алай да мин аларның реанимация бүлегеннән чыккан безнең хирургны (улыма да операцияне шушы табиб ясарга тиеш) туктатуларын, нидер сорауларын күз кырыем белән генә күреп тордым. Ул нидер җавап бирергә өлгергәнче ишектә анестезиолог (монысын да безнеке дим инде, чөнки балага наркозны ул бирәчәк икән, яныбызга туктап, сөйләшеп, «даруларга аллергиясе юкмы, улыгыз үзенең монда нәрсәгә килгәнен беләме?» дип сораштырып китте инде) күренде. Хирург:
– Ирина Сергеевна (исемнәр үзгәртелде. – Г. С.), аягын ампутацияләгән Сабировның туганнары бу, хәл белергә килгәннәр, – диде. 
– Ә ул үлде!
 
Анестезиолог ханымның «Ә ул үлде!» дип әйтүе нәкъ «Ә ул урамга чыгып китте!» кебек яңгырады... Соңыннан уйлап, уйланып йөри торгач, мин аны акларлык мең дә бер сәбәп таптым табуын. Һәрбер авыру өчен аның туганнары кебек үк кайгырсалар, борчылсалар, табибларның йөрәге ничекләр чыдап бетәргә тиеш соң?! Алар да бит тимер түгел. Аннан тормыш гел килү-китүләрдән тора лабаса: «үлем – капка: һәрбарчабыз анда керәсе». Шулай булгач... Хәзер болай да уйлый алам, тик ул чакта мин бит бу кешеләр кулына баламны, аның гомерен ышанып тапшырырга тиеш идем! Аңлыйм, сәгатьләр буе ясаган операцияләреннән соң бусы алар өчен операция дип тә тоелмыйдыр, бәлки. Тик дөнья бит бу, Алла сакласын, ни булмас?! 

Улым «бармыйм!» дип чытырдап миңа ябышмады, еламсыраса да, үзе кереп китте. Әйе, ул кая килгәнен, нәрсәгә килгәнен яхшы белә иде. Өйдә бу хакта күп сөйләштек, күптән әзерләндек. Аннан, балалар бакчасында да үзара сөйләшәләр бугай, берара: «Мин беләм, анда бик каты авырттырачаклар, Нияз шулай дип әйтте, бармыйм!» – дип тә йөрде әле. 

Көткәндә минутлар да сәгатьләр кебек озын булып тоела. Шуңа күрә мин улымны операция бүлмәсендә күпме тотканнарын хәтта чама белән дә әйтә алмыйм. Ярый әле янымда Наилә булды, рәхмәт яусын, игътибарымны булдыра алганча читкә юнәлтергә тырышты.
Ординатура бүлмәсендәге диванга Азатны анестезиолог ханым күтәреп чыгарып салды. «Янында утырып торыгыз, бераздан ул елый башлаячак, курыкмагыз, шулай булырга тиеш, – диде ул миңа. 
«Как вы могли решиться на такое?!» Аның соңгы җөмләсен мин ишетмәмешкә салыштым, дөресрәге, җавап бирергә кирәк санамадым. Ул үзе дә минем нидер әйтүемне, аңлатуымны көтми иде бугай. өстәл өстенә кәгазьләрен җәеп салды да, язарга утырды. Без башка сөйләшмәдек.
Бала әле наркоздан айнып бетмәгән. Аңа эндәшүемне ишетсә дә, аңламый, җавап бирә алмый. Ул миңа, медицинадан бик ерак булган кешегә, бу минутларда ике дөнья чигендә торгандай кебек. Тәүбә, тәүбә! «Наркоз» дигән сүздән үк курыкканга күрә шулай тоеладыр инде. Куркам шул, бик куркам. Башыма, гөнаһ шомлыгы, бер юньле уй килми. Олы улымның дусты – Эмиль дигән малай кулын сындырды да, операция вакытында аңа наркозны күбрәк бирделәр, һәм ул шуннан уянмады...
Ыңгырашулар – еламсырауга, еламсырау елауга әйләнде. Мине күрмәсә дә, инде күзен дә ачып-ачып карады. Бала шактый ук кычкырып елый башлагач, анестезиолог безгә таба борылды:
– Җитте монда еларга, бар, өегезгә кайтып елагыз!

Улымны беренче катта безне көтеп торган әтисенә төшереп тоттырам. «Приемный покой»дагы бөтен кешенең күзе бездә генә. Аңламаганы «бу балага ни булды икән?» дип уйлый инде. Күбесенең күзендә – курку. Җитмәсә, Азат саташа: «Люди, помогите!» – ди. (Хәзер искә төшкәндә гел көләбез үзеннән.) Өйдә гел татарча сөйләшкән бала нигәдер русчага күчте. Әтисе бүләккә дигән машиналарны да үзе белән алган. Тик машина кайгысы түгел әле берәүдә...

Олысын яшь ярымлык чакта бирдек сөннәткә. Мин аны ике төн кулымда күтәреп чыктым, әтисе кайтып җиткәнче ике тәүлек керфеккә-керфек какмадым. Бу юлы да үземне шуңа әзерләгән идем. Тик гел үзгәреп-кайнап торган дөньяда медицина да бер урында гына таптанмый шул. Бәйләвечне өйгә кайтып керүгә алырга кушалар икән хәзер. Без аны шулай эшләдек тә. Марляны алганда гына елады да... бетте дисәм дә була. Ә элек... элек ул бәйләвечне төшерә алмый тилмерә идек бит. Марганцовкалы суда утыртасың-утыртасың, ә ул купмый да купмый. Атна буе шулай җәфаланасың. Бәйләвече төшү – иң зур яңалык, алай гына да түгел, бәйрәм була. 

Наилә: «Авыртуны баса торган дару бу, эчерерсез», – дип, бер дару биргән иде. Каушавым белән исемен сорамадым да. Аны каптыруга бала йоклап китте. Таң белән генә уянды ул. Наркоз тәмам чыгып беткән, ә Наилә апасы биргән даруның тәэсире әле дә бар – бер җирем авырта дип тә зарланмый. Кыскасы, бу минутларда әниле-уллы без икебез дә бәхетле идек. Ул үзен бик зур батырлык кылган геройга саный, мин дә өстебездә тау кебек торган бурычның, ниһаять, төшүенә, моңа кадәргесе да әйбәт узуына куанып бетә алмыйм. Уянуга Азатның күзе янындагы мендәр өстенә куйган машиналарга төште. Сөннәткә утырткан балага берәр бүләк алу – элек-электән килгән йола. Башкалар кебек, безнеке дә шушы бүләккә алданып кына ризалашты да бугай. «Нәрсә сорарга?» дип атналар буе баш ватты. Ахырда пультлы машина яки автобус дигән иде, әтисе аларны тапмагандыр инде, асфальт сала һәм чүп түгә торган машиналар алган. Бала – бала шул, үзенең нәрсә сораганын шунда ук онытып, машиналарны ачарга тотынды. «Врач абый: «Безнең анда телевизор бар, сиңа мультфильм күрсәтәбез хәзер, – дигән иде, телевизорларын кабызучыны тапмадылар, ә миңа еламаска куштылар, «Әнә күрәсеңме, бер малайның эченә операция ясыйлар, ул да еламый», – дип әйт­теләр», ди. 

Иртәгесен әтисе эштән кайткан җиргә Азат компьютерда уйнап утыра иде инде. Калган көннәр... калган көннәр гел бертөсле узды бугай. өч көннән соң марганцовкалы суда утыра башладык. Табиб кушкан мазьларны сөрттек. Дөресрәге, «Мин үзем!» – дип, ул күбрәк үзе сөртте. Үзе икән – үзе, анысына да каршы килмәдем. «Ике атна өйдә булабыз, рәхәтләнеп китаплар, әкиятләр укырбыз, улым», – дип әйтеп куйган идем. Монысы менә мин уйлаганча ук барып чыкмады. Әлеге дә баягы, һаман шул телевизор арага керде. өйдәге эштән азрак бушап китап тотып утырам гына – чираттагы мультик башланыр вакыт җиткән була. Бүгенгеләр бит, әбиләр әйткәндәй, ахырзаман балалары – тууга сәгатьне өйрәнеп куялар да, вакыт белән генә яшиләр. Алай түгел, болай әле ул дип, алдый да алмыйсың. 

Бурыч дип әйткән идем алдарак. Ирем белән бу мәсьәләдә икебез дә бер фикердә идек – балаларны сөннәткә утырту – безнең бурыч ул. Азатны сөннәткә утырткан хирург белән безне таныштырган танышымның ире аны ачуланган. Бу хакта ул соңрак сөйләде. «Баланы тилмертәләр, ә син аларга булышасың. Уллары үскәч үзе хәл итәр иде әле ясатыргамы-юкмы икәнен», – дигән. Дөрес, аның ире башка милләттән. Мин аның сүзләренә бик аптырамадым. Улымның группадашы Расихны сөннәткә утырткач, малайны үз оныгы кебек якын күргән күршедәге рус әбисе: «Вы, татары, варвары!» – дип, аның әти-әнисенә ачуланып, чын күңелдән үпкәләп йөрде. һәр халыкның үз йоласы, үз гореф-гадәте инде анысы. Кайчакларда бер-беребезне ахыргача аңлап бетермәвебезгә алай ук гаҗәпләнергә кирәкмидер. Тик болай уйлаучылар үзебезнең арада да җитәрлек. Без, терелеп, бакчага килгән көнне мине Булатның әнисе туктатты: «Азатны сөннәткә утырткансыз икән, ә минем ирем рөхсәт итми, үскәч үзе хәл итәр, дип әйтә», – ди. Кешенекен кем белә, бәлки куркадыр, бәлки башка сәбәбе бардыр, тик үскәч «үзе хәл иткәннәр» генә бик сирәк шул. Булса да – меңгә бердер. Олы кешенең мәшәкате башка инде аның – эш, гаилә дип чаба, дөнья куа. Хәер, шул гаилә, мәхәббәт хакына үзе теләп хирург пычагы астына ятканнар да бар. Бер танышым туганының баласын сөннәткә би-рергә баргач, хирургларга шундый ук үтенеч белән килгән җитмеш (!) яшьлек бабайны очратуын сөйләгән иде. Бабай димичә, ир-атны дип әйтсәм, дөресрәк булырдыр. Менә шул ир-атның гомер иткән карчыгы үлеп киткән дә, ул яңа хатынга өйләнгән. Яңа хәләл җефет килүгә таләп куйган: «Йә сөннәткә утырасың, йә...» Яныма ятма дигәндерме, аерылам дип куркыткандырмы, анысы безгә караңгы, картның больницадан сөннәтле булып кайтып китүе генә мәгълүм. үсеп буй җиткәч, бу операциягә табиблар кушуы буенча тәвәккәлләгәннәр бар. Сөннәт – сәламәтлек, чисталык дигән сүз бит ул. Балаларның берсе белән больницада ятканда палатадагы рус хатыны: «Хирург улымны сөннәткә утыртырга кушты. И-и еладым башта, шундый кайгырдым. Кем була инде ул аннары, мөселманмы, яһүдме, дидем. Уйлый торгач, тынычландым, баланың сәламәтлеге бөтенесеннән дә мөһимрәк бит», – дип сөйләгән иде миңа.

Кайчаннан бирле сөннәт турында язам, ә «сөннәтче бабай» дигән сүзне әле бер тапкыр да кулланмаганмын икән! Менә бит нинди заманнар килде: чалгы пычаклы, пәкеле, кесәсендәге шешәдә ярага сибү өчен агач череге йөрткән сөннәтче бабайлар әллә кайда артта калды. Итек басу, шәл бәйләү кебек үк нәселдән – нәселгә, атадан улга күчә торган һөнәр булган ул. Безнең якта (Кайбыч районы), мәсәлән, бабачылар Кошман авылында яшәгән. әле кайчан гына Кошманны «бабачылар авылы» дип йөрткәннәрен бүгенге якташ малайлар белми дәдер. Алар шул район үзәгендә урнашкан үзәк больницага барып кына «җегет» булып кайта хәзер. Атаклы булган Кошман, моннан чыккан бабачы нәселләре әлмәт якларында, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә дә очраган. Арчадагы Масра авылының да Кошманга бәйләнеше бар, диләр.

Әйе, төрле заман булган. Улын сөннәткә биргән өчен генә атаның башы Себер киткән, төрмәләрдә черегән чаклар да. Коммунистларның «ярамый!»ларын­нан куркып күпме ир бала сөннәткә утыртылмыйча калган. Ничек курыкмыйсың, ир-ат иң элек, алай-болай бу яңалык кешегә фаш булып, үзен ябып куйсалар, ятим каласы бала-чагасын, хатынын, олыгаеп килүче әти-әнисен уйлаган... 

Сөннәтче бабайлар белән бергә Сөннәт туйлары да юкка чыккан. Булган һәм... үткән. Дөрес, авыл халкы бу вакыйганы бала өчен бүген дә бәйрәмгә әйләндерә белә әле. Олы улымны сөннәткә авылда бирдек. Беренче көннәрдә безнең капкадан кеше өзелмәде: тирә-күршенең һәммәсе кереп хәлебезне белде, күчтәнәчен, балага кечкенә генә булса да уенчыгын тота керде. ә шәһәрдә бу гадәт, әлбәттә, юк. Сөннәт кебек вак-төякне кем белеп торсын, күршедәге үлем-китемне дә, оятыбызга каршы, кайчак шактый соңлап  ишетәбез. 

...Шушы зур эшне башкарып чыгуыбызга әле һаман да сөенеп йөргән көннәрдә Казанда сөннәткә биргәндә биш яшьлек бер бала үлеп китте. Сәбәбе – организм­ның наркозга реакциясе – анафилактик шок. «Табиблар ярдәм итәргә өлгермәделәр, операция өй шартларында ясалган», диделәр һәм шунда ук «сөннәткә утырту бары тик больницада, махсус лицензиясе булган табибларга гына рөхсәт ителә» дигән ашыгыч карар да чыгарып куйдылар. Сәламәтлек саклау министрлыгының мондый лицензиясе бүгенге көндә бары тик Республика балалар клиник больницасы табибларында гына бар. Белүемчә, аларда моңа кадәр дә бу операция алдыннан дистәләгән анализ тапшырталар иде. өстәмә мәшәкатьләрне яратмасак та, бу очракта килешергә кирәк: гомер белән шаярмыйлар. Йөрәк парәсен югалт­кан теге гаилә урынында (тәүбә, тәүбә!) теләсә кайсыбыз кала ала. Менә безнең үзебездән дә анализ сорау­чы булмады. Сыңарны да! Хәер, беркем әйтмәсә дә, операциягә кергәнче, түләүле лабораториягә барып анализлар барыбер тапшырдык. Нәтиҗәләрне таныш табибларга күрсәткәннән соң гына, тәвәккәлләдек. 

Азат җәйнең беренче көнендә туды. Ә җәй уртасында инде безгә участок поликлиникасының хирургы шылтыратты. «Әйдәгез, улыгызны сөннәткә утыртам», – дип. «Мондый эссе көннәрдә планлаштырган операцияләрне дә ясамый торалар бит», – дип, ризалашмадым. Соңыннан, «кулы җиңел» дигән сүзләрне күп тапкырлар ишетсәм дә, аңа мөрәҗәгать итәргә күңелем тартмады. Аллаһы Тәгаләнең «сакланганны саклармын» дигән сүзен без, әти-әниләр дә, табиблар үзләре дә истән чыгармасыннар иде, диюем.
 

Йогышлы авырулардан, яман чирдән саклый дип, Америка кебек илләрдә сөннәткә утыртулар күбәйгән. 
Табиблар авыруларны милләтенә, диненә бүлеп карамый. Ничә яшьтә сөннәткә утыртасын һәр ата-ана үзе хәл итәдер. 
Элеккегеләр иң кулай чор – яшь ярымга кадәр вакыт, бала әле куркуның ни икәнен белми, җәрәхәте дә тизрәк төзәлә, дигәннәр. Ә бүген, рәсми рөхсәт ителгән оешмаларда, баланы мондый операциягә өч яшьтән генә алалар.
 
Фото: https://pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайбер районнарда бу операцияне балага 3 ай булганчы хәл итәләр. Общий наркоз баланың үсешен тоткарлый дип местный наркоз белән ясыйлар. Бала аны белми дә кала. Имчәк баласының тизрәк тә төзәлә әле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәридә, сер булмаса, кайсы районнар турында сүз барганын әйтсәгезче. Рәхмәтле булыр идем. 3 ай булганчы хәл итү мөмкинлеге булу яхшыгадыр ул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        мин сөннәтләүгә ышанмыйм, чөнки аллаһ кешене туганда ук дөрес итеп тудыра булырга тиеш

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без Сабада местный наркоз белән 5 айда ясаттык. Шөкер, җиңел кичердек. Мин бик борчылсам да, кирәк микән дип шикләнсәм дә, әтисенең карары катгый иде. Анализлар, педиатрдан рөхсәт сорады хирург.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Белмим инде, кирэк микэн сон баланы интектереп йору?... 2 улым бар, жэл, бернинди пычрак жыелмый, балаларны яхшылап юынып йорергэ ойрэтсэн, усеп житеп уз телэклэре белэн ясатырлар аннары. Мина калса, кирэк тугел ул.

            Хәзер укыйлар