Логотип
Яшәеш

Театр этикеты

Театр-концертларга йөрергә барыбыз да ярата. Ә алар гадәти урын түгел. Анда бару ниндидер бер бәйрәм рухы бирсен, матур күлмәкләр, туфлиләр киясе килеп торсын. Үзеңне нәзакәтле итеп күрсәтү өчен затлы киенү генә җитми, әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә белү кирәк. Дөньяви, бизнес этикеты белгече Гөлназ ГАЛИУЛЛИНАдан мастер-класс.


Театрга барганда ничек киенергә? 
Театрга спектакль карарга гына бармыйсың, кеше күрергә, үзеңне дә күрсәтергә барасың дигән фикер яши. Шуңа күрә дә дресс-код кагыйдәләре турында онытмасыннар һәм аны сакласыннар иде. Хәзер яшьләр кэжуал стилендә килергә ярата. Ягъни мәдәният учагына көндәлек кием белән килә. Бу дөрес түгел! Кроссовкалар, джинслар театр бусагасы артында калсын. Гүзәл затларга күлмәк һәм туфли кияргә киңәш итәм. Көндәлек тормышта бу киемнәрне болай да аз киябез, нигә әле үзебезгә бәйрәм ясамаска?! Кыш көне исә театрга алмаш аяк киеме алып барырга онытмагыз. Бу – кагыйдә. Ир-атларга аяк киемен алыштыру мөһим түгел. Ә менә киемгә килгәндә, ак күлмәк белән костюм кисәләр яхшы. Ак кына димәгән, шулай да күлмәк якты төсләрдә булса матуррак. Хатын-кызларга килешле аксессуарлар кулланырга мөмкин, кечкенә сумка турында да онытмагыз.


Контролерга билетны кем күрсәтергә тиеш? Ир-атмы, хатын-кызмы? 
 Билетны ир-ат күрсәтә. Тамаша залына да беренче булып ир-ат керә, зал хезмәткәре утырасы урынга озаткан очракта, туктап калып, хатын-кызны уздырып җибәрә. Урыннарына үзләре генә үткәндә, ир-ат, юл күрсәтеп, беренче бара. 


Тамаша залындагы урынга рәт арасыннан барганда күп вакыт утырып торучыларга арт белән узалар. Бу дөресме?
Этикет кагыйдәсе буенча, утырган кешегә бары тик ал белән генә карап узарга кирәк. Бу очракта гафу үтенү кирәк түгел. Әмма ялгыш кына бәрелеп китсәгез, гафу үтенегез. 


Спектакль караганда ничек утырырга?
Утырганда ике култыксага да кулыгызны куймагыз. Бу күршеләрегезгә уңайсызлык тудырырга мөмкин. Уң як култыкса – сезнеке. Бер-берегезгә сыенып утыру да килешми, артта утырган кешеләр сәхнәне күрмәячәк. Шулай ук аякны аякка кую, урындык читенә генә утыру, алдагы утыргычның аркасына таяну, аяклар белән тибенеп утыру да әдәпсезлек.


Залдан чыгып китү кагыйдәсе 
Спектакль бетүгә үк гардеробка чыгып йөгермәгез. Бу – театрда иң киң таралган әдәпсезлек! Артистлар берничә кат баш ияргә чыгып, пәрдә төшкәнне көтегез. Шуннан соң әкренләп кузгалырга мөмкин. Билгеле бер сәбәпләр аркасында театрдан иртәрәк китәргә кирәк икән, язылмаган кагыйдәләр буенча, соңгы пәрдәне балконда карарга һәм беркемне борчымый гына чыгып китәргә кирәк. 


Фойедагы көзгеләргә карап үзеңне тәртипкә китерергә мөмкинме?
 Ул көзгеләрдән үзеңә күз салып алу ярый, ә менә чәч тарарга, иннек сөртергә бәдрәфтәге көзге бар.


Театрда телефон куллану кагыйдәсе 
Театрга килеп керүгә үк телефонны тавышсыз режимга күчереп куегыз! Тирә-яктагыларны хөрмәт итәргә кирәк.

 
Утырасы урын буш булмаган очракта нишләргә?
Сезнең урынга утырган кешегә билетыгызны күрсәтегез. Аңлашылмаучылык хәл ителми икән, зал хезмәткәренә мөрәҗәгать итегез. Тик шуны онытмагыз: тәрбияле кеше бервакытта да югары тонда сөйләшми, низаг чыгармый. Соңга калмавыгыз да мөһим. Спектакль башлануны хәбәр итеп икенче тапкыр кыңгырау шалтыраганда сез инде залда булырга тиеш. Гомумән, театрга 20–30 минут алдан килеп җитәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар