Логотип
Яңалыклар

Зәйдә М.Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир уза

12-13 февральдә Зәйдә “Яшьлек” боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир уза, аны «Ватаным Татарстан» республика газетасы гамәлгә куйды.

Гомумреспублика турниры беренче тапкыр ярты гасыр элек үткәрелде. Республика батырлары бу ярышка җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир дәрәҗәле, үз тарихы һәм традицияләре булган ярыш, дип санала. Турнирны Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.

Узган ел ярышлар Биектауда узды, анда бөтен республикадан 400 дән артык көрәшче катнашты. Үз авырлык категорияләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Рафаэль Хәсәнов (Казанның Идел буе районы), Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Рамил Синякаев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Радик Салахов (Зәй), Айвар Билалов (Әлмәт), Лениз Абдуллин (Казанның Вахитов районы), Илдар Аббасов (Биектау) чемпион булдылар. Ә Кубокны алтынчы тапкыр Әлмәт көрәшчеләре алды.
Быел ТР Теләче, Зәй һәм Казаның Яңа Савин районы командалары фаворитлар, дип санала.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар