Логотип
Яңалыклар

Үзмәшгульлек: плюслары һәм минуслары

2019 елның 1 гынйварыннан Россиянең берничә төбәгендә 551845-7 нче номерлы закон гамәлдә. Аның төп үзенчәлеге – үз-үзенә эшләүчеләрнең эшчәнлеген закон кысаларына кертеп, салым түләүне гадиләштерү.

 

2019 елның 1 гынйварыннан Россиянең берничә төбәгендә 551845-7 нче номерлы закон гамәлдә. Аның төп үзенчәлеге үз-үзенә эшләүчеләрнең эшчәнлеген закон кысаларына кертеп, салым түләүне гадиләштерү. Моңарчы үз-үзләренә эшләүчеләр өчен ике вариант бар иде: яшерен эшчәнлек алып бару яки ИП буларак ачылу. ИП рәвешендә эшләүчеләр табышларының 13 проценты күләмендә (гадиләштерелгән схема белән 6 процент) салым түләделәр.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр дә дәүләткә салым түли. Физик затлар белән сәүдә иткәндә табышның – 4 проценты, юридик затлар белән эшләгәндә табышның 6 проценты салым буларак түләнә. Бу – профессиональ табышка салым дип атала.


 

Яңа режим кемнәргә кулай?

Хосусый эшмәкәрләргә. Бу режим законсыз эш алып барган өчен штраф сугулардан курыкмыйча, үз эшең белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Салымны азрак түлисең һәм документлар белән йөрергә кирәкми.


 

Клиентларга – юридик затларга. Үзмәшгуль кешегә түләү өчен салым агенты хезмәтеннән файдаланасы юк. Нәтиҗәдә, салым да азрак һәм кәгазь дә.

Салым ничек салына?

Хисап тоту өчен «Мой налог» дигән кушымтада саткан товар яки күрсәткән хезмәтнең суммасын язасың да, чек язып бирәсең. Табыш шулай теркәлә. Соңыннан Федераль салым оешмасыннан узган ай өчен гомуми салым суммасы хакында белешмә килә. Үзеңә берни дә исәпләргә кирәкми. Салымны һәр айның 25 нче числосына кадәр түләргә генә кирәк. Моны банк картасы аша эшләргә була.

Теги: самозанятость үзмәшгульлеккә салым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар