Логотип
Яңалыклар

Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуны әдәби салонда билгеләп үтәчәкләр

25 май көнне сәгать 15.00 дә ТР Милли музеенда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби кичә узачак. "Язмышлар ярында" дип исемләнгән әдәби салонда профессор Фуат Галимуллин, халык шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Рәдиф Гаташ, ТРның халык артистлары Рөстәм Маликов, Хәлим Җәләл, шагырьләр, публицистлар, Зөлфәтнең якыннары һәм дуслары катнашыр дип көтелә.

Зөлфәт беренче шигырьләрен 1968 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда яза. Аның иҗат җимешләре "Беренче карлыгачлар" дигән җыентыкка кертелә. Соңрак шагырь язмышын журналистика белән бәйли һәм "Чаян" журналында, "Яшь ленинчы" балалар газетында эшли.

"Язмышлар ярында" дигән беренче китабы исә 1971 елда дөнья күрә. Аңа кереш сүзне Хәсән Туфан язган. Әдәби тәнкыйтьчеләр ул чагында ук шагырьнең сәләтен, шигырьләрендәге лиризмны күреп, югары бәяли.

Тәнкыйтьчеләр, халык арасында гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендә дә Зөлфәт югары бәяләнә. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме, 2000 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2007 елда "Фидакарь хезмәте өчен" медале бирелә.

Әдәби салонга килүчеләр өчен Зөлфәтнең гаилә архивында һәм ТР Милли музее фондында булган экспонатлардан күргәзмә әзерләнәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар