Логотип
Яңалыклар

​ Зөлфәтле кичә

«Шагыйрь дигәч, күз алдыма Зөлфәт килеп баса», - бу сүзләр бик күп тапкыр яңгырады ул кичтә. Шагыйрь үзе сәхнәдәге экраннан карап елмайса, шигырьләре, үлмәс җырлары күңел кылларын тибрәтте.

19 нчы гыйнварда «Әкият» курчак театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе күренекле шагыйрь Зөлфәтнең 70 еллыгына багышланган иҗат кичәсе үтте. Кичәгә шагыйрьнең шәкертләре - инде үзләре дә олпат шагыйрь исемен йөртүче каләм ияләре, туганнары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде.

Каләмдәшләре Зөлфәт белән бәйле истәлекләрен яңартты. Быел аның вафатына да ун ел була инде. «Ул соңгы көннәренә кадәр иҗат итте. Якын дусты шагыйрь Мөдәррис Әгъләм вафатыннан соң, бик ямансулады. Озак та үтми үзе дә китеп барды. Ышану кыен иде бу хәбәргә. Үз теләге буенча, дусты Мөдәррис абый янына җирләдек. Тормышта да гел бергә иделәр, каберләре дә янәшә генә», - дип сөйләде шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Ркаил Зәйдулла. «Драматурглар белән эшләү - җаваплы эш. Ә Зөлфәт белән эшләү икеләтә җаваплы иде. Ул синең һәр сүзеңне бирелеп тыңлап, сеңдереп бара. Нәрсә кирәген ярты сүздән аңлый. Шунда ук пьесаны да язып бирә. «Менә бу җирен әзрәк үзгәртергә иде», - дисәң, икенче көнне үк яңа пьеса күтәреп килеп җитә. Теге өлешен генә үзгәртеп калмаган, өр-яңадан язган!» - дип искә алды «Әкият» курчак театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров.

Иҗат кичәсенең нәкъ менә «Әкият»тә үтүе очраклылык түгел. Зөлфәт - курчак театры өчен бик күп пьесалар иҗат иткән драматург та. Аның «Гасырдан озын бер көн» (Чыңгыз Айтматовның «И дольше века длится день» әсәре буенча), «Җен кызы», «Ат өреккән шомлы төн» әсәрләре театрда зур уңыш белән барган. Бүген дә «Таңга - Чулпан, айга - Зөһрә» пьесасы тулы заллар җыя.

Шагыйрь истәлегенә бүләкләренең соңгысы түгел бу. Татарстан китап нәшриятында аның шигырьләр китабын бастыруга әзерлиләр. Тиздән ул да укучыларга барып ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар