«Үзгәреш җиле»нең йомгаклау концертлары сериясен 2017 елның язында кабатлыйлар

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.

Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән “Үзгәреш җиле” фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.

Фестиваль оештыру идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан булды. Бөтен Россиядән йөзләрчә иҗатчы арасыннан 24 кеше сайлап алынды. Артистлар танылган 29 татар композициясен башкарды, ләкин заманча аранжировкада. Әлеге проектны продюсерлар, музыкантлар, режиссерлар, сәхнәгә куючылардан торган җирле һәм Россия иҗатчылары гамәлгә ашырды. Сәхнәне бизәү белән театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко шөгыльләнде. Декорацияләр өчен эскизлар эшләүгә бер ел вакыт узды. Сәхнә уртасында татар мәдәнияте символы булган лалә рәвешендәге катлаулы конструкция-трансформер урнаштырылды.

“Үзгәреш җиле” республикада һәм аннан читтә татар эстрадасы иминджын яхшыртырга тиеш дип каралды. Бу хакта фестивальгә sntat.ru өчен махсус язган рецензиясендә тәнкыйтьче Илдар Харисов та белдерә.

“Җырчыларның тавышларына, аерым композиторларның сәләтләренә сокланырга була, ләкин дөнья дәрәҗәсендә өлге итеп алырлык тоташ продуктны хәзерле заман татар эстрадасында көндез чыра яндырып эзләргә кирәк. Татар эстрадасы өчен җаваплылык тойганнарның теләге шуңа күрә аңлашыла да, беренчедән, шундый продукт булдыруга этәргеч бирү, икенчедән, заман белән бергә атларлык татар популяр музыкасы үсеше өчен нигез булдыру”, - дип яза Илдар Харисов.

Шулай ук рецензия авторы билгеләп үткәнчә, “Үзгәреш җиле” аранжировкага һәм җыр башкаруга гына түгел, тоташ аудио-музыкаль номер, шулай ук андый номерлардан торган һәм барлык нечкәлекләре исәпкә алынган шоу булдыруга да югары планка куйды.

Сүз уңаенда әйтик, “Үзгәреш җиле” фестивале язмаларын " Грэмми” премияләре иясе Рой Хэндриксон бергә җыеп туплаячак.

Казаннан соң “Үзгәреш җиле” Мәскәүдә куела. Трансляция өчен концерт “ТНВ” телеканалына HD рәвешендә тапшырыла. Аны телеэкраннардан Яңа ел алдыннан карап булачак.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8383
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8679
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8384
    8
    67
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4003
    2
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
  • 22 июль 2021 - 11:16
    Без имени
    берниге дэ борчылма. ускенем. Вакытында. белгенсен. шунысына. соен. борчвылма. Узеннен чын. тормышын. алда. эле. Андыйларны. Аллахе. тагэлэ. кичерми. жэзасын. алыр. борчылма.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 23 июль 2021 - 11:25
    Без имени
    Бик аянычлы,котычкыч хэл.эх өлгермэгэн шул ана.рэхмэт Физэлия,уңышлар сезгэ.
    Киселгән муел  агачы
  • 22 июль 2021 - 20:00
    Без имени
    И это пройдёт.. Дигән бер акыл иясе. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана инде ул. Кешегә ничек ышанмыйсың... Андый подоноклар да бар инде ул. Елама дип әйтү җиңел лә ул. Син ела, ләкин аңардан файда булырмы дип уйла. Шулай булгач, яшеңне әрәм итмә. Ә ул киләчәктә барыбер бер кирәген алачак. Андыйлар гомергә үзгәрми. Бәхет телим сиңа.
    Егетем... ике бала атасы икән инде
  • 19 июль 2021 - 22:04
    Без имени
    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.
    Ирем телефоннан башка хатын белән языша
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан