ҮЗЕМ БЕЛГӘН КЛАРА АПА ТУРЫНДА...

12 март. Язның матур бу көнендә Халыклар дуслыгы йортында Шигырь, Җыр, Музыка, Рәсем бәйрәме тантана итте. Тантананың «гаеплесе» шагыйрә Клара Булатова иде... Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге менә унберенче тапкыр инде мәктәп балалары арасында «Дулкыннар» республика бәйгесен уздыра. Анда вокал, нәфис сүз, уен кораллары ансамбле, рәсем номинациясендә җиңүчеләр билгеләнә. Быелгысы – укытучы-шагыйрә, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Әнә ул үзе дә! Көмештәй ак чәчләрен җыйнак итеп артка төеп куйган. Зәңгәр кыңгыраулары төсендәге күлмәге дә бик килешле. Үзе гел елмая, шук-шаян сүзләр әйтеп көлдерә, кызлар-малайлар белән яратып сөйләшә. Тиздән 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк шагыйрәнең сөйләр сүзләре, кызыклы хатирәләре байтак шул.
Мин үзем белгән Клара апа турындагы истәлекләремне барлап утырам. Аның яраткан укучысы Камәрия Җамалетдинова белән без университетта биш ел бергә укыдык, тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Камәрия Клара апасының Кәшер мәктәбендә укыткан елларын легенда итеп сөйли иде. Менә ул дәресләр алып бара. Әдәбият дәресендә язучылар, шагыйрьләр турында дәреслектә дә, башка китапларда да булмаган кызыклы истәлекләр сөйли... Укучыларына «кызым», «улым» дип эндәшә... Кәшер мәктәбендә укучы балаларга шигырь «җене» кагыла... Группадашыбыз Рәйханә Мирсәяпова да (Сарманда газета чыгарып ята бүген), бездән соңрак журналистика бүлегенә укырга кергән Атлас Гафиятов та («Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррир урынбасары) укытучылары турында аерым бер ярату, хөрмәт белән сөйлиләр иде... Хәтерлим, Камәрия Клара апасына хатларны шигырь белән генә яза. Ул университетка укырга кергәндә ирекле темага сочинениесен дә шигырь белән язып бөтенесен шаккаттырды. Ә Кәшер мәктәбендә бер дә шаккатмыйлар икән моңа, чөнки төрле чараларга чыгышлар да шигырь белән языла ди!.. (Соң, Клара апа үзе дә Сибгат Хәким иҗатына багышланган диплом эшен шигырь белән язган лабаса! Фәнни җитәкчесе Хатип Госман гына өнәп бетермәгән мондый «тәртипсез» тайпылышны. Шигырь юлларын чәчмәгә әйләндерергә туры килгән.)
Клара апаның «Сөембикә» редакциясенә килеп китүләре үзе бер вакыйгага, бәйрәмгә әйләнә. «Балалар, күчтәнәч җиде төрле булырга тиеш дип, менә махсус сезгә төенчек әзерләдем әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, сыен өстәлгә тезә башлый. – Монысы үзем салган күмәч, Нәфис абыегызның умартасыннан аертып кына алган балы менә, безнең Нәдер янындагы урманнан җыелган җир җиләге, кагын да үзем койдым, каймак – күршеләрдән, кызыл эремчеген авыз итегез әле... Әлмәттә чәкчәкне тәмле пешерәләр...»
Һәм, әлбәттә инде, күчтәнәчләргә ияреп, Клара апаның өр-яңа шигырьләре дә өстәлгә күчә. Аннан китә мәзәк сүзләр, бөек шәхесләрне сагынып искә төшерүләр...
...«Дулкыннар» конкурсының Гала-концертына килгәч тә рәхәт дулкында тибрәлдек. Диварларны бизәп торган балалар рәсемнәрендә Клара Булатова шигырьләренә иллюстрацияләр, укытучы Клара апа портретлары (кайберләрендә мин Клара апаны кино артистлары Элина Быстрицкая белән Дзидра Ритенбергска охшаттым хәтта!)... Сәхнәдән аның шигырьләре, сүзләренә язылган җырлар яңгырый. «Кыңгыраулар», «Якын дустың барын онытма», «Асылмалы күпер», «Шушы яктан, шушы туфрактан без»... Георгий Ибушев, Дилә Нигъмәтуллина, Булат Нигъмәтуллин, Марат Фәйрушиннар җырлый. Балалар җырлый. Зал җырлый.
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата...
Рәхмәт, Клара апа! Иҗатыгызга, матур дөньягызга, матур хатын-кыз булуыгызга сокланабыз!
Клара Булатова турында "Сөембикә" журналның март санында укырга була: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1831
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.