Үзебезнекен сатып ал! яки «Милли сәүдә маркасы»на лаек ризыклар нинди була.

Нәкъ менә бүген, нәкъ менә хәзерге минутларда «Казан агросәнәгать паркы»нда «Милли сәүдә маркасы» фестивале башланып китте. Ул «Татарстанныкын сатып ал!» дип аталган форум кысаларында уза. Фестивальдә үзебездә үскән бер дигән азык төлек, үзебездә үк җитештерелгән сыйфатлы товарлары белән катнашучы оешмалар берничә номинациягә бүленеп сыналачак. «Каймак» номинациясендә – сөт ризыклары җитештерүчеләр, «Казалык» дигәнендә – ит ризыклары әзерләүчеләр, «Чәк-чәк» номинациясендә исә камыр ризыклары, тәм-том пешерүчеләр бәяләнәчәк. Болардан тыш әле тагын «Ел ачышы» дигән номинация буенча да җиңүче билгеләнәчәк. Фестивальнең максаты изге – «Милли сәүдә маркасы» астына үзебездә үскән сыйфатлы азык-төлектән үз территориябездә халыкка яхшы продукция җитештерүчеләрне берләштерү. Конкурста катнашучылар җитештергән ризыклар республикабызның эчке һәм тышкы базарында ташламалы шартларда сатуга чыгарылачак. Ә җиңүчеләр «Милли сәүдә маркасы» бренды астында эшләргә лаек булачак. Сыйфатлы ризык нинди була икән ул дип кызыксынсагыз, «Казан агросәнәгать паркы»на рәхим итегез. Иртәнге сәгать уннан кичке җидегә кадәр анда күңелегезгә ошаган ризыклардан авыз итеп карарга мөмкин. Фестиваль иртәгә дә дәвам итә. Сәүдә заллары иртәнге сигездән эшли башлый. Сәгать уннан мавыктыргыч мастер-класслар күрсәтергә ният итеп торалар. Килегез, кызыклы да, файдалы да булачак!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.