Логотип
Яңалыклар

Юрий Альшиц: «Без борылыш чорында яшибез»

Узган атнада Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XII театр фестивале уздырылды. Фестиваль кысаларында «Театрның үсеш векторы: көнчыгыш-көнбатыш» темасына багышланган конференция үткәрелде. 

Әлеге конференцияне уздыру идеясе авторлары – «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр педагогикасы буенча алдынгы белгеч, профессор, Европа театр мәдәнияте ассоциациясе һәм “AKT-ZENT” халыкара театр үзәгенең җитәкчесе Юрий Альшиц. Модераторлар буларак та, фестивальнең авторлары чыгыш ясады.

Россия, Германия, Швеция, Иран, Казакъстанның танылган театр тәнкыйтьчеләре катнашуындагы конференция барышында, театрның кайсы юлдан китәчәген һәм «киләчәк театры»ның нәрсәдән гыйбарәт булуын ачыкларга тырыштылар.

Очрашуда сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Т. Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясенең театр сәнгате тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире Сания Кабдиева (Казакъстан), театр эшлеклесе, «Фаджр» Иран халыкара театр фестиваленең (Fajr International Theater Festival) директоры Ардешир Салехпур (Иран), театр тәнкыйтьчесе, Шекспир иҗаты буенча белгеч, К.С.Станиславский исемендәге халыкара театр премиясенең һәм «Золотая Маска» милли премиясенең жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Алексей Бартошевич (Россия), режиссер, педагог Петер Оскарсон (Швеция), композитор Эльмир Низамов (Россия) һ.б. катнашты.

«Конференция» − бу чара өчен кулай исем түгел, – дип белдерде Юрий Альшиц очрашу башында. – «Предикшн» сүзе күбрәк туры килер иде. Ул - белгечләрнең һәм белгеч булмаганнарның билгеле бер предмет турында фикер алышуы». 

«Без борылыш чорында яшибез. Бүген барган вакыйгаларны фәлсәфәчеләр маймылдан кешегә әверелү чоры вакыйгаларына тиңли. Бу − буыннар алмашы түгел, бер цивилизациядән икенчесенә күчү. Дөнья бер зур «авыл»га әйләнә. Әлеге процесс шулкадәр тиз бара ки, аны берничек туктата алмыйсың. Туктатып булырдай нокта инде узылган, - дигән фикерен җиткерде Юрий Альшиц. – Болар барысы да тамашачының фикер сөрешенә йогынты ясаячак». 

Алексей Бартошевич исә хәзер гомумкешелек театры формалаша, дигән фикерен белдерде. «Бу процесс төрле халыкларның театр традицияләренең бердәмлегенә корылган. Әлбәттә, милли театрлар өчен куркыныч туа, әмма моны бер нишләтеп тә булмый», - дип саный ул. 

Петер Оскарсон, хәзер барыбызны берләштерүче сыйфатларга йөз тотарга һәм иҗатны шул юнәлештә дәвам итәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде. «Әлбәттә, үз мәдәниятебезне, традицияләрне хәтерләү һәм өйрәнү мөһим. Шулай да, бу өлкәдәге һәр җитди тикшерүнең нәтиҗәсе шуны күрсәтәчәк – без барыбыз да бертөрле. Аерымлыклар түгел, безне берләштерүче сыйфатлар мөһим. Безгә кешелекне саклау өчен киләчәккә йөз тотарга һәм иҗат итәргә, яңа театр булдырырга, яңа актерлар тәрбияләргә кирәк», - диде ул. 
Ардешир Салехпур катнашучыларның һәркайсын үз традицияләрен истән чыгармаска өндәде. «Хәзер һәркемне яңа, алгарыш, Европа театры кызыксындыра. Без Иран театрын заманчалаштыру өчен күп тырыштык. Шул сәбәпле, күп нәрсәне югалттык та. Без үткәнгә кире кайтырга тиеш дип әйтмим, әмма элеккеге буыннардан килгән традицияләрне онытмыйча яшәргә омтылырга кирәк.»

Композитор Эльмир Низамов, спикерлар әйтеп узган процесслар музыка сәнгатенә дә хас, дип белдерде. «Чикләр җуела, без барыбыз да бер кырга килеп чыктык һәм нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын аера алмыйбыз. Икенче яктан, «ахырзаман кәефе» ниндидер яңалык тууга сәбәп булачак», - дигән фикерен җиткерде яшь композитор. 

Конференциядә театр, нигездә, көнчыгышка йөз тотачак, психология театры алгы планга чыгачак, сюжеттан читләшү, театр өлкәсендә дә яңа һөнәрләр, шул исәптән актер-номадлар (күчмә актерлар) барлыкка киләчәк, дигән фаразлар да яңгыраш тапты.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/08/110217/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар