Юныс Огуз белән очрашу була

21 октябрь көнне сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегендәге Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14), Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, әзербайҗан фәлсәфәчесе, тарихчысы һәм язучысы, күп тарихи романнар авторы, “Олайлар” газетасының һәм мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Юныс Огуз белән очрашу булачак.

Юныс Огуз әзербайҗан һәм рус телләрендә китаплар, фәнни хезмәтләр яза. Аның “Атилла”, “Надир Шах”, “Тамерлан.Путь к вершине” һәм “Тамерлан. Властелин мира”кебек тарихи романнары төрле телләрдә, шул исәптән Мәскәүдә рус телендә дә, дөнья күргән. Аның шулай ук тарихчы, тюрколог буларак язылган “Древняя Анатолия и азербайджанские тюрки”, "Карабах–бесконтрольная зона”, "Новый взгляд на историю тюрков”, “Древние тюрки и теория пассионарности” кебек хезмәтләре дә бар.

“Әзербайҗан авторы белән танышу, аралашу Казан зыялылары, аеруча татар язучылары, тарихчылары, этнографлары, шулай ук биредә яшәүче әзербайҗан диаспорасы өчен мәгълүматлы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Аеруча авторның Аксак Тимер шәхесе турындагы китабы татар зыялылары арасында зур кызыксыну уятырга мөмкин. Тарихта XIV-XV гасырларда яшәгән Аксак Тимернең ярты дөньяны яулап алып, иң зур империяләрнең берсен төзүе, Болгар ханлыгын җимерүе мәгълүм. Ә Юныс Огузның “Аксак Тимер”е нинди икән?” – дип кызыксындыра ТР Язучылар берлеге үзенең дөньякүләм пәрәвездәге ресурсы аша.


сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114743/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4380
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан