Логотип
Яңалыклар

ЮХИДИ: Каеш эләктерү гомерне саклап кала

Соңгы вакытта Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча артып киткән. Һәлак булулар да, имгәнүләргә дә бер генә әйбер сәбәпче: ул да булса – куркынычсызлык каешларын эләктермәү...

Мисал өчен, 16 июнь көнне 2.30 сәгатьтә Буа районында Казан – Ульяновск юлының 132 нче чакрымында “Лада Приора” автомобиле йөртүчесе тизлеген арттырып, кюветка төшеп китә. Машина йөртүче үзе һәм 1996 елгы пассажир бәла-каза урынында ук һәлак була. Алар икесе дә куркынычсызлык каешын эләктерми. Ә 1999 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатыла.

Нәкъ шуңа охшаш һәлакәт Баулы районында була. Нәтиҗәдә, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән ВАЗ-2114 автомобиле йөртүчесенең  гомере аяныч тәмамлана.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә бармак аша карау, төгәлрәк әйтсәк, автомобильдә барганда иминлек каешларын эләктермәү инде июнь ае башыннан ук күпләп теркәлә.

Мәсәлән, 4 июньдә Менделевск районында ВАЗ-2108 автомобиле дә кюветка оча. Берничә сәгатьтән соң, Апас районындагы бер машина да аның начар тәҗрибәсен кабатлый. Беренче һәлакәттә автомобиль йөртүче һәлак булса, икенчесендә ул пассажир гомерен дә алып китә. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. Шул сәбәпле, кешеләр салоннарыннан очып чыгып, үз автомобильләре астында кала.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүе шуны күрсәтә: иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта эләктерелгән каеш исән калу шансын биш тапкырга арттыра.

Россия административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча иминлек каешы эләктермәгән машина йөртүче яки пассажирлар аркасында бер мең сум күләмендә административ штраф каралган.
2016 ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 79 мең шундый хокук бозу теркәгән. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләренә тугры калырга, юлларда игътибарлы булырга һәм һәрвакыт иминлек каешын эләктереп йөрергә чакыра.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар