Җырчы Алсуның улы Рафаэль туды

Җырчының ире Ян Абрамовның әтисе дә Рафаэль исемле


Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Ул, баласын табу өчен, июль азагында ук Израильгә киткән иде. Кызы Миккеланы да (аңа 8 яшь) җырчы Израильдә тапкан иде.

Бу яңалыкны Алсуның дусты – Андрей Цветков хәбәр итә.

"Өченче балаң һәм беренче улың тууы белән тәбрик итәм!!! Үзең өчен дә, ирең өчен дә бик шат, котлыйм!! Бәхетле, сәламәт булсын. Һәм әти-әниләрендәге иң яхшы сыйфатларны гына алсын!! Ура.” – дип язган Андрей Цветков социаль челтәрдәге аккаунтында.

Алсу улын Рафаэль дип атарга булган. Бу очраклы түгел – Алсуның иренең әтисенең дә исеме шундый ук.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...