Логотип
Яңалыклар

​ЙОРТ САЛАСЫЗМЫ, ҖИР АЛАСЫЗМЫ...

 2016 ел Россиянең бөтен кадастрлык тармагында тамырдан борылыш елы булды.  Белгәнегезчә, РФда кадастр инженерлары – җир участокларын һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә алу белән бәйле эшләрне башкара. Аннары бу документлар буенча Кадастр палатасы (Росреестр) бу җирләрне һәм объектларны, шулай ук аларга кагылышлы үзгәрешләрне, теркәр өчен,  учетка куя.
2015 елның 30 декабрендә яңа Закон (№ 452-ФЗ) чыкты. Ул «Күчемсез милек дәүләт кадастры» турындагы №221-ФЗ Федераль законга җитди үзгәрешләр кертте. Ул кадастр инженерлары эшчәнлеген контрольдә тотуны катгыйлатты, алар эшенә кагылышлы таләпләрне көчәйтте, белем алу, квалификацияләрен күтәрүгә, ягъни әлеге профессиягә кереп китү процедурасына бәйле таләпләрне арттырды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда бөтен төбәк өчен кадастр инженерлары эшчәнлеген җайга салучы «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» эшли башлады. Закон буенча кадастр инженерлары үз эшләрен үзләре көйли торган оешмаларга  (саморегулируемая организация) – СРОга әгъза булып керергә тиеш. Элек кадастр инженерлары эшчәнлеге белән дәүләт хакимият органнары, ягъни ТР буеча Росреестр Идарәсе һәм ТР Җир мөлкәте министрлыгы шөгыльләнсә (кадастр инженерлары аттестациясе буенча комиссия шунда эшләгән), хәзер ул вәкаләт СРОга күчкән. Дәүләт оешмалары хәзер СРОлар эшчәнлегенә күзәтчелек итә һәм норматив-хокукый яктан кадастр эшчәнлеген көйләп тора.
Законга үзгәрешләр этаплап кертелә. Төп маддәләр 2016 елның 1 июлендә керде. Июльдән 1 декабрьгә кадәр күчеш чоры билгеләнде. СРОга әгъза булып кермәгән кадастр инженерлары 2016 елның 1 декабреннән соң инде вазыйфаларын башкара алмаячак! Кадастр өлкәсендә алдагы ел башында да җитди үзгәрешләр көтелә. 2017 елның 1 гыйнварыннан «Күчемсез милеккә дәүләт регистрациясе» турында  Федераль Закон ( №218-ФЗ) гамәлгә керәчәк.
Бүгенге көнгә республикада 810 кадастр инженерлары исәпләнә. СРО «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе»ндә Татарстаннан 584 әгъза теркәлгән. 
Кадастрлык белән бәйле эшләрне башкару өчен килешү төзегәндә, үз мәнфәгатьләрен яклау һәм эшнең тиешле дәрәҗәдә башкарылып чыгуын тәэмин итү өчен, гражданнар һәм оешмалар кадастр инженерыннан СРОда әгъза булып тору-тормавын ачыкларга хаклы.
 Йорт саласызмы, җир аласызмы – боларны белеп торыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар