Йолдызлар кабат кабына

1 нче февральдән «Созвездие Йолдызлык» эстрада сәнгатенең яшьләр телевидение фестивале янә старт алды. Аның быелгы зона турлары тугыз төбәктә узачак. 1-28 февраль көннәрендә Казанда бер шаулап алганнан соң Көньяк-көнчыгыш төбәк кузгалыр. 1-2 мартта алар Лениногорск шәһәренә киләчәкләр. 5-6 мартта – Сарман төбәге, 9-10 мартта – Чаллы ягы, 12-13 мартта Мөслим,Минзәлә,Әгерҗе кузгала, 15-16 мартта Чирмешән тирәсе, 19-20 мартта – Арча яклары, 23-24 маррта Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш талантлары Кукмарага җыелыр, 26-27 мартта Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш талантлары Буага килер. Ә менә 30-31 мартта Яшел Үзәннәр үзләре генә талантларын барлар.
Фестивальгә мөнәсәбәте булган кешеләр – генераль продюсер Дмитрий Туманов, Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәмләшү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова кебек вәкаләтлеһәм вазифаи шәхесләр катнашындагы матбугат конференциясендә бу уникаль хәрәкәтнең уңышлары, киләчәк үсеш юнәлешләре турында зур сөйләшү булды.
Фестивальнең быелгысы 16 нчы мәртәбә уздырылачак. Бер очтан узган фестивальләрдә исемнәре яңгыраган Гөлнора Гатинаның Италиядә гран-при яулавы, Рузил Гатинның Барселона опера театры белән контракт төзүе. Егемеләп җиңүченең ГИТИС ка укырга керүе горурлык белән билгеләп үтелде.
Татарстан балаларына уңышлы стартлар өчен шанс бирә торган бу уникаль проект Россиянең дәүләт премиясенә дә лаек дип табылган иде. Шуңа күрә аңа ярдәм итүне һәр төбәкнең җитәкчеләре үзләренең изге бурычы саныйлар.« Ел әйләнә дәвам итә торган фестиваль хәрәкәте риясыз, ихлас, гадел булуы белән дә аерылып тора. Монда фәкать талантка гына өстенлек бирелә. Сәләтле бала бакча яшеннән сәхнәгә күтәрелеп, халык алдында җырлап-биеп, рухын да чарлый» – диде Нурия Һашимова..
Республиканың Муса Җәлил премиясенә, «Россия гаиләләре» милли премиясенә лаек булган бу сәнгати хәрәкәттә биш яшьтән егерме бер яшькә кадәрле 70 меңнән артык бала катнаша.Анда катнашу бушлай. Үз шәһәр һәм район нарында уңыш казанучылар алдагы зона турларына да, Казанга да оштыручы хисабына бара: балаларга бушлай ашау,һәм яшәү тәэмин ителә, күренекле белгечләр алар белән мастер-класслар үткәрә, семинарлар оештырыла.
Фестивальдә җиңүчеләр быелга кадәр дә акчалата премияләр белән бүләкләнәләр, аларга алга таба укыган очракта дәүләт стипендияләре билгеләнә торган иде. Кышкы һәм җәйге каникул вакытларында семинарлар оештырыла иде. Бу мөмкинлекләр сакланачак. Әмма яңалыклар да бар. Хәзер инде талантлы балалар белән эшләгән педагоглар, методистлар өчен дә грантлар каралган. Татарстан мәдәният министры Лариса Сулима әйтүенә караганда, йстәмә белем бирү педагогларын стимуллаштыру өчен бюджеттан унбиш миллион сум каралган. Бу акча зо ар меңлек 50 грант рәвешендә биреләчәк икән. Моңа заявкалар апрель азагына кадәр кабул ителә.
«Йолдызлык» ның тагын бер ныклы таянычы барлыкка килгән. Ул – «Татнефть» акционерлык җәмгыяте. Алар баларарны Кырымга алып баруның юл чыгымнарын күтәреп кенә калмыйча, ГИТИС та укучы яшьләрнең ашау-эчү ягын да кайгыртырга ниятлиләр. Севастопольдәге флот адмираллары «Йолдызлык» талантларын үзләренең рухи ярдәмчеләре дип саныйлар һәм быел да көтәләр икән. Узган ел 200 кеше Кырымда – «Артек» та һәм Бакчасарайда концертлар куйган иде бит.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.