Җәйнең бер көне ел туйдыра

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды. Бу чикне алар кичә уздылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Алдагы елларга караганда, урып-җыю эшләренә быел ике атнага соңрак тотындык, – диде ул. – Барлык мәйданның әлегә 23 проценты җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 36,8 центнер уңыш чыга. Зәй, Сарман һәм Нурлат районнарында бу күрсәткеч 50 центнердан да узып китә. Тагын ун районда (Тәтеш, Балтач, Азнакай, Кайбыч һ.б) һәр гектардан 40 центнердан артык уңыш алалар.
Заманча технологияләр кулланылган, белгечләре булган хуҗалыкларда уңыш тагын да югарырак икән. Министр урынбасары моңа мисал итеп Кукмара районының «Вахитов», Балтач районының Тимирязев исемендәге хуҗалыкларын атады. Аларда уңыш гектарыннан 60 центнер чыга.
– Кичә генә Спас районында булдык, – диде ул. – 780 гектар мәйданда бер фермер үз хуҗалыгында көзге бодай үстерә. Ул гектарыннан бүген 60 центнер уңыш ала. Шул ук районда башка фермер 25 центнер белән канәгатьләнә. Димәк, нәтиҗәләр һава торышына, яңгыр яву яки яумауга гына бәйле түгел.
Табигать шартлары әлегә әйбәт тора. Комбайннар куелган темплар белән эшләсәләр, 10 сентябрьгә уракны тәмамларга уйлыйлар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениБик матур пар булганнар гомерен генэ аз биргэн Аллакаем. Урыны ожмахта булсын. Ул безнен кунеллэрдэ.Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.