Яшьләр — социаль челтәрләрдә, ЗАГС - яшьләр артыннан

Яшьләрнең күпчелеге хәзер социаль челтәрләрдә таныша, аралаша, хәтта кавыша да. Шуңа да ЗАГС идарәсе үз эшчәнлегендә бу инструмент белән бик актив файдалана. Заманча алымнар белән коралланып, алар шул рәвешле гаилә кыйммәтләрен популярлаштырырга омтыла. Социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша алар яшьләр белән диалог кора, ягъни бер телдә сөйләшергә омтыла.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мондый заманча эш алымнарын хуплый.- Әгәр дә республикабыз халкы анда ешрак була икән, димәк, безгә дә шунда барырга кирәк. Яшьләр арасында 90 проценттан артыгы интернеттан куллана, 70 проценттан артыгы социаль челтәрләргә көненә 5 тапкырдан күбрәк керә. Күп чыгымнар таләп итмәгән бу инструменттан активрак файдаланырга кирәк, - дип белдерде Илдар Халиков ЗАГС идарәсенең 2015 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау коллегиясендә.
Узган елда ЗАГС идарәсе тарафыннан 157 538 гражданлык хәле актлары теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,6 процентка кимрәк. Туу турында 57 499 таныклык бирелгән. 2014 елдагыга караганда бу 0,4 процентка күбрәк. Ана капиталы программасына башлангыч бирелгән 2007 ел белән чагыштырганда, икенче балалар – 78 процентка, өченче сабыйлар – 106 процентка, дүртенче һәм аннан соңгылар 81 процентка арткан.
Әмма шуның белән бергә, соңгы өч елда гаиләдә беренче балалар тууы шактый кимегән. 2013 елда 26,3 мең беренче сабый дөньяга килсә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 24,1 мең бала аваз салган. Бу 1990 еллардагы демографик дулкынның объектив нәтиҗәсе. Хәтерләсәгез, ул чорда илдә туучылар исәбе кискен кимегән иде. Шуңа да иҗтимагый аңда өч балалы гаиләне үрнәк итү буенча эш алып барылырга тиеш, ди ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Инде бишенче ел республикада туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк исәпләнә. Димәк, халыкның табигый үсеше күзәтелә. Шул ук вакытта югалтулар исәбе дә 1 процентка кимегән. Үлемнәр турындагы актларның 51,6 проценты – ир-атларга, 48,4 проценты хатын-кызларга туры килә. Ирләрнең 38 проценты пенсия яшенә җитмичә бакыйлыкка күчкән. Хатын-кызлар арасында андыйлар 14 процент.
Рәсми рәвештә гаилә теркәүләр, кызганыч, быел 6,1 процентка кимегән. Ирләр дә, хатын-кызлар да хәзер гаилә коруны соңракка күчерә. Ун ел элек хатын-кызларның 57 проценты 18-25 яшьләрдә кияүгә чыкса, хәзер бу яшьтә 41 процент кына гаилә учагын булдыра. 2005 елда 25-34 яшьләрдә 28 процент хатын-кыз кияүгә чыкса, 2014 елда инде мондыйлар – 43 процент. Ир-егетләр арасында да шундый ук тенденция күзәтелә.
- Бу, бер яктан, аңлашыла да кебек: яшьләр башта ныклап аякка басу, аннан соң гына гаилә кору турында уйлый башлый. Әмма мондый үзгәрешләр бер дә уңай дип әйтеп булмый. Хатын-кызның репродуктив яше чикле бит, – дип борчыла Альбина Шәвәлиева.
Сөенечле күрсәткечләр арасында - икенче ел рәттән Татарстанда аерылышучылар исәбе кими баруы. Былтыргы нәтиҗәләр буенча таркалган гаиләләр 11 процентка кимрәк булган, 13 450 шундый акт теркәлгән. Аерылышуларның күпчелеге, элеккечә, яшь гаиләләргә туры килә.
Бу тискәре тенденцияне үзгәртүгә республикабызда бик ныклап алындылар. 2016 елда ЗАГС идарәсе ике грант проектын гамәлгә ашыра башлады. Кризис кичергән парларга ярдәм кулы сузу максаты белән эшкә психологлар алына. Психологик ярдәмне күрсәтүнең бер варианты ЗАГС идарәсе сайтында тест рәвешендә эшләтеп җибәрелгән “Гаилә консультациясе” интернет-сервисы тора.
Илдар Халиков, таркалучы гаиләләрнең әзәюен яхшы нәтиҗә дип билгеләде, әмма 13 меңнән артык аерылышулар – бик зур сан, дип белдерде Премьер-министр.
- Бу горурлана торган әйбер түгел. Димәк, шуның кадәр гаилә трагедиясе дигән сүз. Әмма вәзгыять бит төрле районнарда төрлечә. Әйтик, менә Балтач районында 251 гаилә теркәлгән, 40 гаилә таркалган. Менә шуңа таба юл алырга кирәк. Иң яхшы районнар тәҗрибәсе нигез итеп алынсын иде, – дип белдерде ул.
сылтама: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.