Япониядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре башланды

18-22 октябрь көннәрендә Япониядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырыла. Чаралар Токио, Кобе, Мацуэ шәһәрләрендә, Симанэ префектурасында үткәрелер дип көтелә.
Бу хакта Дәүләт хакимияте органнарының бердәм порталы планында әйтелә. Япониядә Татарстан мәдәниятен күрсәтү эшен оештыручылар буларак ТР Мәдәният министрлыгы, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый оешмасы һәм ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты күрсәтелгән.
ТР мәдәнияте көннәре уңаеннан, әлеге илдә “Япония һәм татар дөньясының мәдәни, икътисадый, технологик элемтәләре һәм багланышлары: тарих һәм чынбарлык” темасына халыкара фәнни конференция уздыру, шулай ук, Токиода татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү ниятләнә, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.Бу хакта Дәүләт хакимияте органнарының бердәм порталы планында әйтелә. Япониядә Татарстан мәдәниятен күрсәтү эшен оештыручылар буларак ТР Мәдәният министрлыгы, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый оешмасы һәм ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты күрсәтелгән.
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары Радик Салихов ачыклык керткәнчә, конференциянең беренче өлеше Токиода уздырылачак, икенче өлешне исә Мацуэ шәһәрендә үткәрү планлаштырыла. Конференция кысаларында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына узган гасырның 30 нчы елларында Маньчжуриядә Гаяз Исхакый нигез салган оешма тарафыннан чыгарылган “Милли байрак” газеталарының электрон форматка күчерелгән варианты тапшырылачак. Татарстанның Тарих институты Япониянең Симанэ университеты белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итә, бу Симанэ университеты төрки-татарлар тарихын өйрәнү буенча зур эшләр башкару белән бәйле, дип сөйләде Радик әфәнде Салихов "Татар-информ" вәкиленә.
Моннан тыш, Кобе шәһәрендә урнашкан мәчетнең 80 еллык юбилее уңаеннан тантана уздыру ниятләнә, хәер, фәнни конференция дә шуңа нисбәтле үткәрелә. Өч катлы, ике манаралы җәмигъ мәчет 1935 елда ачылган, ул әлеге калада Ислам комитеты тарафыннан җыелган хәйрия акчаларына төзелгән һәм Япониядәге беренче мәчет санала. Архитектор - чехияле Ян Йозеф Свагр (1885-1969) аны традицион төрек стилендә эшләгән. 1943 елда мәчет Япония империя флоты тарафыннан конфискацияләнүгә дә карамастан, үз вазыйфасын үтәүдән туктамаган һәм хәзер дә гамәлдә. Япониядәге беренче мәчет җир тетрәүләргә чыдам итеп эшләнелгән һәм 1995 елда Япониядә көчле җир тетрәү вакытында да зыян күрмәгән.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/17/114649/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.