«WorldSkills Russia» III илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады

Казанның «Татнефть арена» боз сараенда «WorldSkills Russia» III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды.
Чемпионатта командалар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы җыелмасы яулады. Икенче урынга Свердловск өлкәсе командасы чыкты, өченче - Мәскәү.
Җиңүчеләргә кубок һәм дипломнарны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры, «WorldSkills Internationail»ның Россиядәге рәсми делегаты Наталия Золотарева, «WorldSkills Internationail»ның Россиядәге техник делегаты Павел Черных, «WorldSkills Internationail»ның директорлар советы әгъзасы Стефан Прашл, «WorldSkills Россия» берлеге директоры Роберт Уразов тапшырды.
Стефан Прашл : «Мин сезнең белән булуыма бик шат. Ярышлар барышында бүген бик күп хисләр һәм бәхетле йөзләр күрдем. Ярышлар җиңел булмады, алар игътибарлылык һәм сабырлык сорый - бу сыйфатлар сездә барыгызда да бар. Кызганыч, катнашучыларның һәркайсы да медальләр алмады, әмма сез барыгыз да - җиңүчеләр. Камилләшүдә алга таба да туктап калмагыз. Сез Россиянең һәм үз һөнәрегезнең киләчәге», - диде.
Наталия Золотарева : «WorldSkills» - бу бик зур гаилә, аның иң зур кыйммәте - профессиональлек. Безнең саныбыз елдан-ел артуына мин бик шат. Ярышларда 500 дән артык эксперт катнашучы-конкурсантларга бәя бирде. Ярышларда 450 дән артык кеше көч сынашты, хәзер сез безнең зур гаиләбезнең әгъзасы булдыгыз. Илебезнең киләчәге - сезнең кулда», - диде.
Павел Черных рәхмәт һәм Роберт Уразов катнашучыларга, экпертларга, партнерларга һәм Казан шәһәренә рәхмәт белдерде.
Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин һ.б. рәсми затлар катнашты.
Искәртеп үтәбез: чемпионатта РФның 46 төбәгеннән, шулай ук Марокко, Израиль, Финляндия һәм Беларусь белән Казакъстаннан барлыгы 519 конкурсантны Казан үзенә җыйган. Моннан тыш, Татарстан башкаласына 613 эксперт чакырылган. Шуларның 55е - төп экспертлар, 19 ы - дөньяның 9 иленнән (Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, ЮАР, Германия, Ирландия, Швейцария) халыкара һәм 22 се - БДБ (Беларусь, Казакъстан) илләреннән килгән экспертлар.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/23/109701/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.