Логотип
Яңалыклар

«Вәхшәт» шигыре... татарларны берләштерде

Бөек Җиңү көне алдыннан Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре дөнья татарларын берләштерде.

Бөек Җиңү көне алдыннан Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре дөнья татарларын берләштерде.

Бу проектның оештыручылары һәм модераторлары – Мирас-Монреаль (Канада) татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева һәм Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин. Идея авторы – Анталия (Төркия) татарлары җитәкчесе Оксана Назарова.
Шушы проект ярдәмендә алар төрле илләрдә яшәүче иң актив ватандашларыбызны берләштергәннәр. Проектта якын һәм ерак чит илләр (Азәрбайҗан, Беларусь, АКШ, Канада, Кипр, Бөекбритания, Төркия, Австралия, Мексика) һәм Россия регионнары – Татарстан һәм Башкортстан, ХМАО-ЮГРАның татар җәмгыятьләре вәкилләре катнаша. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Галиәсгар Камал исемдәге Татар академия театрының танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Афият Шакирова, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина бар.
«Проектны бик кыска вакыт эчендә эшләргә туры килде, – ди Мирас-Монреаль (Канада) татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева. – Һәркем зур җаваплылык белән эшләде: видео һәм аудио язмаларны берничә тапкыр яздырырга, төшерергә дә туры килде. Озакка сузылган яңгырлар һәм салкын яз, бертуктаусыз искән җилләре тышта төшерелгән видеоязмаларның сыйфатларына зыян китермәсен өчен, һава торышын күзәтеп торып, табигатьнең кулай мизгелен эләктереп калырга тырыштык.  Проектны азагына кадәр җиткерү теләге барыбызда да көчле иде. 
Шушы проект аша бөтен дөньяга кабат эндәшәсебез, мөрәҗәгать итәсебез килә: сугыш беркайчан да кабатланмасын. Китаплардан укып, кинолардан карап, әби-бабайларыбыз сөйләгәннән беләбез: сугыш  – ул ятимлек, кан кою, ачлык, ялангачлык.... Өлкән буын күргәнне, кичергәнне без үзебез дә, балаларыбыз да  күрмәсен иде. Муса Җәлилнең «Вәхшәт» поэмасы аша фашизмның, сугышның нинди куркыныч афәт икәнен яшь буынга җиткерәсебез килде».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар