ВИЧ: өлкәннәр яшьләрне алыштыра

Россиядә ВИЧ-инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә: 2017 елның 6 аенда яңа очракларның үсеш темпы 3,3 процент тәшкил иткән. Татарстанда исә, киресенчә, ВИЧ-инфекция очракларының кимүе күзәтелә.
Ел башыннан алып Татарстанда 940 кеше (2016 елның шул чорында – 1055) ВИЧ-инфекция эләктергән. Бу – әлеге яман чирне йоктыручылар саны 6,7 процентка кимегән дигән сүз. Әмма экспертлар шундый тенденцияне ачыклаган: әгәр 2000 еллар башында ВИЧ-инфекция 15-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киң таралса, хәзер әлеге чир 70 процент очракта 30-50 яшьлек гражданнарда ачыклана.
Татарстанда соңгы елларда 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар артканнан-арта бара: әгәр 2010 елда өлкән яшьтәгеләр әлеге чирне эләктергән кешеләрнең 14,8 процентын тәшкил итсә, 2015 елда ул – 24, 2016 елда – 32,3, ә 2017 елның 9 аенда инде 36,2 процентка җиткән.
Ахырын уйлап тормыйлар...
- Татарстанда соңгы 10 елда актив рәвештә тормышка ашырыла торган, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән проектлар егетләр һәм кызлар арасында ВИЧ-инфекция очракларын 5 мәртәбә киметергә мөмкинлек бирде. Бүген яшьләр бу мәсьәләдә шактый мәгълүматлы. Өлкәннәр турында исә алай дип әйтеп булмый, алар арасында бу чирне йоктыручылар 5 тапкырга артыграк. 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар җенси элемтәгә кергәндә саклык чараларын күрми һәм шуның белән үз тормышын куркыныч астына куя, - ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәге баш табибы урынбасары Гөлнара Чернобровкина.
2017 елда республиканың кайбер районнары да ВИЧ-инфекция очракларының артуы белән гаҗәпкә калдырган. Биредә Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнарын атап үтәргә мөмкин.
Казандагы вәзгыятькә килгәндә, агымдагы елның 1 октябренә шәһәрдә ВИЧ-инфекциянең 8314 очрагы теркәлгән. Бу 10 мең кешегә 674,9 очрак туры килә дигән сүз. Ул республика буенча уртача күрсәткечтән 1,2 тапкырга югарырак (Татарстанда – 565,8).
Спорт чаралары – күз уңында
СПИД үзәге инде икенче ел рәттән Татарстан предприятиеләренә барып, «Эш урынында ирекле рәвештә һәм конфиденциаль тестлаштыру» кампаниясен үткәрә. Шулай итеп, быелның 9 аенда Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Татарстан муниципаль берәмлекләрендәге предприятиеләрдә эшләүче 3605 кеше ВИЧка экспресс-тест узган.
- Безнең белгечләр предприятиеләр чакыруы буенча коллективларга бара. Теләгән кеше аноним рәвештә, 15 минут эчендә үзенең ВИЧ-статусын белә ала. Дискиминациядән куркырга кирәкми. Хокукый кагыйдәләр буенча, тест нәтиҗәсе ябык була, ул кешегә шәхсән хәбәр ителә, - дип искәртте Үзәкнең баш табибы урынбасары.
2015 елда Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, «Казан марафоны», 2017 елгы Конфедерация Кубогы уеннары чорында да теләгән һәркем экспресс-тестлар үтә алды.
2018 елда Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында да экспресс-тест тапшыру пунктларын оештыру күздә тотыла.
Автор: Айгөл МОТЫЙГУЛЛИНА
сылтама: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.