Логотип
Яңалыклар

ВИЧ-инфекция ияртүчеләр кимеми: замана чирен ничек туктатырга

25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе көннәре бара.

25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе көннәре бара. «Волонтер-табиблар» бу көннәрдә регионнарда «СПИДны бергәләп туктатыйк!» дигән студентлар форумнары уздыра. Шундый форум бүген Казан дәүләт медицина университетында да узды. Анда Казан дәүләт медицина университеты, медицина колледжы, педагогика колледжы, ТИСБИ студентлары катнашты. Яшьләр алдында СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз ГАЛИУЛЛИН чыгыш ясады. 

 

– Безнең үзәктә бүгенге көндә 14 мең кеше исәптә тора, – диде ул. – Һәр ел саен бу исемлеккә 1 меңгә якын яңа кеше өстәлә. Югыйсә безнең республика СПИД иң күп таралган төбәкләрнең берсе дип саналмый да әле. 

Хәтеремдә, 1988 елда бөтен ил буенча да 300 кеше генә чирли иде әле. Һәм ул уңайдан, яшьләргә тәкъдим ителгән 54 сорауның берсе: «ВИЧ-инфекция йоктырмас өчен чит ил вәкилләре белән җенси мөнәсәбәткә керергә ярамавын беләсезме?» – дигәне беренче урында тора иде. 2000 елларда, наркотик матдәләр күпләп таратыла башлагач, бу чирне эләктерүчеләрнең 70 проценты аны наркотиклар, энәләр аша йоктырды. Соңгы вакытта авыручыларның 64 проценты аны җенси тормышны тәртипсез алып бару аркасында йоктыра. 

Элек ВИЧ-инфекция эләктерүчеләр 7-8 ел эчендә дөнья белән саубуллаша иде. Хәзер бу мәсьәләдә хәлләр шактый үзгәрде. Вирусны басарлык препаратлар табыла тора. Әгәр ВИЧ-инфекция эләктергән кеше үз статусын белә һәм табибларда даими күзәтүдә тора, махсус препаратлар кабул итә икән, ул да гадәти, авырмаган кеше кадәр яши ала. Әмма аның тормышы бу чир урап узган кешенекеннән шактый аерыла инде... 

ВИЧ-инфекция бар, ул инде таралды һәм һәркемнең аның белән очрашу ихтималы арта гына бара. Аның белән көрәшкә бергәләп тотынсак кына ул кимүгә китәчәк. Моңа халыкның 90 проценты үз статутсын белгәндә генә ирешеп булачак.

СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы студентларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакырды.

 

Теләсә кемнең, теләсә кайсы яшьтә ВИЧ-инфекция ияртү ихтималы бар. Ул җәмгыятьтә тоткан урыныңа да, гаилә хәлеңә дә, белемеңә дә карамый. 

 

Исегездә тотыгыз:

* ВИЧ-инфекция сакланмаган килеш җенси мөнәсәбәткә кергәндә йогарга мөмкин.

* Ул кан аша – ВИЧ-инфекцияле авыру кулланган инә, шприцлар аша, татуировка ясатканда, кан салганда йогарга мөмкин.

* ВИЧ-инфекцияле анадан йөклелек вакытында, тудырганда яки имезгәндә аның баласына күчәргә мөмкин.

ВИЧ-инфекциядән саклануның төп шартлары – үз парыңа тугры булу, очраклы җенси мөнсәбәтләргә сакланмаган килеш кермәү, наркотиклар кулланмау. 

 

Монысын да белү кирәк:

* ВИЧ-инфекция транспортта, җәмәгать урыннарында, кочаклашканда, үбешкәндә, бер-береңә кул биреп күрешкәндә иярми. 

* ВИЧ-инфекцияле авыруның йөткерүеннән, төчкерүеннән дә шикләнергә кирәкми – бу чир алай йокмый.

* ВИЧ-инфекцияле кеше белән бер үк душта юынудан, бер үк бассейнга, мунчага йөрүдән курку да урынсыз: бу очракта да чир йогу куркынычы янамый. 

* ВИЧ-инфекция күз яше, төкерек, тир аша да күчми: авыру кешегә кагылганнан гына чир сиңа йокмый. 

* ВИЧ-инфекцияне бер кешедән икенчесенә черкиләр дә күчерә алмый.

* ВИЧ-инфекцияле кеше белән һич икеләнмичә кием алыштырып та кия аласыз: тән тиресе бу очракта да ВИЧ өчен киртә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар