​VI Төбәк һәм милли матбугат форумы: журналистлар җыелган җирдә...

Газета-журналларга язылу буенча тарифларның югары булуы һәм әлеге басмаларны ваклап сату өчен киосклар җитмәү - Татарстан матбугатындагы аеруча мөһим проблемалар менә шулар. Шунысы сөенечле: республикада Россиянең башка төбәкләрендә аеруча актуаль булган хакимият һәм ММЧ арасында элемтәнең начар булуы кебек проблема юк...

Билгеле булганча, бу көннәрдә Казанда Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы эшли. Инде алтынчы ел рәттән уздырыла торган әлеге чарада Россиянең 25 төбәгеннән 250 делегат катнаша. Бүген исә башкалада форумның пленар утырышы үткәрелде. Милли һәм төбәк матбугат чараларын үстерү, камилләштерү, дин һәм милләтара дуслыкны ныгыту  ысулларын эзләү һәм үзара тәҗрибә уртаклашуга багышланган әлеге утырыш Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле Рамазан Альпаутов катнашында узды.

 

Милли телләрне үстерү буенча Татарстанга тиңнәр юк


Әйтергә кирәк, утырышта катнашучылар Татарстанда төбәк һәм милли матбугат чаралары үсешен югары бәяләде. Мәсәлән, Рамазан Альпаутов сүзләренә караганда, Татарстанда тормышка ашырыла торган телләр  сәясәте  – Россиянең һәр төбәге өчен үрнәк.

– Без Татарстанның милли телләр үсешенә керткән өлешен аеруча югары бәялибез. Шунысы мөһим: моның шулай булуын Россия белгечләре генә түгел, ә чит ил вәкилләре дә ассызыклый. Мисал өчен, күптән түгел генә миңа фин экспертлары белән аралашырга туры килде. Алар фикеренчә, Татарстанда татар телен генә камилләштереп калмыйча, фин-уйгыр телләрен үстерүгә дә зур өлеш кертәләр. Әле алай гына да түгел, фин белгечләре фикеренчә, әлеге телләр үз төбәкләрендә түгел, ә нәкъ менә Татарстанда аеруча үсеш кичергән, – дип ассызыклады Рамазан Альпаутов.

Минтимер Шәймиев исә үзенең чыгышын рухи үсешкә багышлады. Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, тарихи мирасны торгызу, аларны мәңгеләштерү – милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлауда алыштыргысыз зур роль уйный.

– Әгәр дә тарихи мирасыбызга тиешле игътибар күрсәтмәсәк, алар юкка чыгачак. Без исә моңарга юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә бу эшкә тиешле игътибар бирү кирәк, –  дип белдерде Минтимер Шәймиев.
 


Милләт һәм динара мөнәсәбәтләргә караш үзгәрә


Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиум  әгъзасы Владимир Зорин исә үзенең чыгышында матбугат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырту проблемаларына тукталды. Белгеч сүзләренчә, соңгы ике-өч елда Россиянең әйдәп баручы матбугат чараларында әлеге темаларга караш тамырдан үзгәргән.  Элегрәк алар бу мәсьәләләрне  яктыртуга шактый шикләнеп караса, хәзер исә бу турыдагы темалар шактый еш һәм профессиональ дәрәҗәдә яктыртыла. Нәтиҗәдә, җәмгыятьтә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр дә шактый яхшырган икән.

- Бу өлкәдәге уңай күрсәткечләрне алга таба да сакларга кирәк. Әлбәттә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында фикер формалашуда интернетның роле бермә-бер артты. Тик шунысын онытырга ярамый: матбугат чараларында чыккан язмалар интернетта, социаль челтәләрдә яңгыраган фикерләргә турыдан-туры йогынты ясый. Кызганыч, бу темаларны конфликт аша яктыртырга тырышучы мәгълүмат чаралары да юк түгел. Миграция процесслары турында тискәре фикер язучылар, милләтара мөнәсәбәтләр турында террорчылык һәм экстремизм аша сөйләүчеләр һаман да шактый. Ә менә бердәмлекнең алыштыргысыз роле, бу өлкәдәге уңай үзгәреш һәм күрсәткечләр турындагы язмалар ни өчендер һаман да җитеп бетми кебек. Шуңа күрә бу өлкәдәге эшчәнлекне алга таба да дәвам итү кирәк, – дип саный Владимир Зорин.

 

Төп проблемалар нинди?


Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова исә чыгышында республикада милли матбугат чараларын саклап калу проблемаларына басым ясады.  Әйтергә кирәк, тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр исә шактый.

– Соңгы елларда “Россия почтасы” газета-журналларга тарифларны шактый күтәрде. Бу исә халыкны матбугат чараларына яздыру өлкәсендә шактый гына проблемалар хасил булуга китерде. Әлбәттә, газета-журналларга яздыру кампанияләрен шактый уңышлы тәмамлауга ирешәбез. Шулай да, безне борчыган мәсьәләләр һаман да бар. Беренче чиратта, бу – сыйфат мәсьәләсе. “Россия почтасы” халыкка газет-журналлар тарату эшчәнлеген вакытында тормышка ашырамы? Халыкка почта тартмалары җитәме? Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен “Россия почтасы” белән тыгыз элемтәдә эшләү сорала, – дип белдерде Римма Ратникова.

Тагын бер мөһим проблема газет-журналларны ваклап сату системасы белән бәйле.

– Татарстан – һәрвакыт алдынгы урыннарда булырга күнеккән төбәк. Шулай булуга да карамастан, без бу өлкәдәге уңышларыбыз белән мактана алмыйбыз. Кызганыч, республикада киосклар җитмәү мәсьәләсе аеруча актуаль булып кала бирә. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, Татарстан киосклар саны буенча Россиядә нибары 63 нче урынны тота. Бу бер киоск 7 меңнән артык татарстанлыга хезмәт күрсәтә дигән сүз. Алдынгы төбәкләрдә исә бер киоскка якынча 2 мең кеше туры килә, – дип белдерде Журналистлар берлеге рәисе.

Римма Ратникова фикеренчә, Россиядә матбугат чаралары һәм хакимият арасындагы элемтә белән бәйле мәсьәлә дә шактый актуаль. Шунысы сөенечле: Татарстанда бу өлкәдә проблемалар юк диярлек. Хакимият вәкилләре һәм журналистлар шактый тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу исә үзенең тиешле уңай нәтиҗәсен бирә.

http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...