Логотип
Яңалыклар

Венера Ганиева укучылары белән авыру балалар өчен концерт куйды

Казанда «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Балалар республика клиник хастаханәсендә озак вакытлар дәваланып, «Рональд Макдоналд» хәйрия кунак йортында яшәүче балалар катнашында “Җырла, бие, изгелек кыл» хәйрия концерты үтте. Балалар белән бергә танылган җырчы Венера Ганиева җитәкчелегендә сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.

Табиблар сүзләренчә, авыр чиргә каршы көрәш алып баручы балаларга тылсымлы бинада үткән концерт зур бәйрәм булып тора. Авыру балаларга теләктәшлек күрсәткән артистлар белән бергә алар бәхет, шатлык, өмет турында җырлап, күңелләренә сихәт-дәва ала.

«Бүген без түләүсез кунакханәне тоту өчен 130 мең сум акча җыярга ниятлибез. Фонд тарафыннан клиник хастаханә территориясендә төзелгән әлеге "Рональд Макдоналд" йорты өч еллап эшли. Биредә балалар әти-әниләре белән бергә яши, дәваланырга йөри. Без хәйрия акчаларына яңа җиһаз, компьютерлар алуны планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте "Рональд Макдоналд" йорты хәйрия фонды генераль директоры Светлана Полякова.

Зал тамашачы белән тулы иде. Фойеда хәйрия лотереясы уйнатылды. Концерт программасы исә ике бүлектән торды һәм анда 20ләп чыгыш булды. Татар эстрадасы артистлары – Максут Юлдашев, Илнар Гомәров, Ринат Гыйләҗев, Мөнир Рахмаев һәм Кәрим Ганиев, шулай ук «Ямьле» вокал төркеме балалар белән чыгыш ясады һәм барысы да тамашачылар күңеленә бик хуш килде.

«"Рональд Макдоналд" йорты ачылганнан бирле безнең бик матур традиция барлыкка килде. Без укчыларым – Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән балалар янында еш булабыз, алар өчен театраль тамашалар оештырабыз, күңелләрен күтәрергә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип сөйләде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева. – Мин һәр көн авыру балалар турында ишетәм, йөрәгем әрни. Бу йортта сәләтле балалар күп. Музыканың сихәтләндерү көче бар һәм без шуңа да бу балалар янына килергә тырышабыз. Педагог буларак үз укучыларымда кеше кайгысына битараф булмаска, ярдәмле булырга кирәклеген төшендерергә тырышам. Бу безнең уртак проблема һәм аны чишүдә һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш».



чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар