Узган ел Россиядә аналык муентыгында яман шеш авыруыннан 1064 кеше вафат булган

2016 елда Россиядә 40 яшькә кадәрге 7,5 мең хатын-кыз онкологиянең 4 локализациясе буенча вафат булган. Аларның гомерен сөт бизләре, аналык муентыгы, күкәйлекләр һәм эндометрий рагы кебек чирләр өзгән. Бу хакта бүген Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кулаков исемендәге НМИЦАГиП” федераль учреждениесенең Онкогинекология һәм маммология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Лев Ашрафян әйтүенчә, аерым алганда, аналык муентыгында яман шеш авыруыннан былтыр 1064 кеше вафат булган.

“Без хатын-кызларның бала тапканда исән калуы өчен тырышабыз, ә монда шулкадәр зур үлем. Без һәр ана тормышы өчен көрәшәбез. Россиядә 2016 елда  бала табуга бәйле проблемалар аркасында 180 хатын-кыз үлгән. Ә яман шештән 7,5 мең кеше вафат булган! Димәк,  вакытында тикшеренгән булса, күпме хатын-кыз исән калган булыр иде”, - ди Лев Ашрафян.

Академик фикеренчә, бүген сәламәтлек саклау тармагы көчен шушы мәсьәләгә юнәлдерергә кирәк. Аналык муентыгы рагы буенча Казанда конференция ачылуын искәртеп, ул: “Мондый конференциянең Татарстанда үткәрелүе - мөһим адым. Бәлки, резолюциягә - кадрлар составы буенча, смотр кабинетлары буенча карарларны кертергә кирәктер. Аларның саны бик кимеде. Мәскәүдә 1991 елга кадәр 348 смотр кабинеты бар иде, хәзер шундый 113 кабинет калды. Алардан башка проблема хәл ителешен алга җибәреп булмый. Петербургта 28 смотр кабинеты калды. Үзгәртеп кору чорында ташларны күп чәчтек, бүген аларны җыяр вакыт җитте”, - диде Ашрафян.

“Элек һәр үзәк район хастаханәсендә, һәр сырхауханәдә шундый смотр кабинетлары бары иде, анда цитологик материал ала иделәр, кабинетларда эшләүчеләрне шушы технологияләргә өйрәттеләр”, - дип җөпләде КДМА директоры, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов. Ул былтыр Татарстанда аналык муентыгында яман шеш авыруының 479 хатын-кызда ачыкланганын әйтте.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153265/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8891
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8973
    8
    72
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4683
    4
    54
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5929
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан