Логотип
Яңалыклар

Үткәннән кайтаваз

27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» исемле концерт булачак. Ул Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышлана.

Һәр чорның үз шәхесләре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Илһам Шакировны һәм заман тавышларын яңгыраткан «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү. Концертта менә шушы ике чор кисешәчәк тә инде. Тамашачылар Илһам Шакировның үткәннән кайтаваз булып яңгыраган мәңгелек җырларын һәм «Калеб» яшь буыны иҗат иткән яңа әсәрләрне ишетәчәк.

«Безнең өчен Илһам Шакиров та, «Калеб» тә бик кадерле. «Калеб» өчен Илһам Шакиров бик якын кеше, чөнки без аның 80 яшьлек туган көнен иҗатчылар, җырчылар белән бергә кечкенә генә бәйрәм рәвешендә – шигъри-музыкаль форматта уздырган идек. Бу юлы Илһам абый җырларын зур сәхнәдән яңгыратасы килде. Аның мирасы хәзер тамашачыга яшьләр аркылы барып ирешә, шул ук вакытта «Кайтаваз» концертында кайбер башкаручылар Илһам абый җырларын беренче тапкыр җырлаячак», – диде «Калеб» проекты оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Димәк, концертның төп максаты – Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү, «Калеб»тә туган җырларны яңарту максаты тормышка ашачак, иң мөһиме – үткән белән бүгенге диалогы барлыкка киләчәк. 

«Кайтаваз» концерты цикл буларак оештырыла. Беренче концерт халкыбыз сандугачы Әлфия Афзалова истәлегенә багышланган иде. Бик матур кайтавазлардан соң илһамланган оештыручыларга хәзерге көндә исән булган өлкән яшьтәге җырчылар белән дә шундый концертлар оештыру тәкъдиме җиткерелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар