Уникаль медиахолдингка - 8 ел

«ТАТМЕДИА» АҖ — Татарстан Республикасының зур төбәк медиа компаниясе. Бүген – 1 октябрь көнне дистәләгән матбугат чарасын берләштергән уникаль оешма барлыкка килүгә 8 ел булды.
2006 елда муниципалитетлар федераль закон тарафыннан массакүләм матбугат чараларын гамәлгә куюда чикләнә. Нәтиҗәдә, республикабызда дөнья күргән бер төркем басмаларның хокукый формасы буенча сораулар туа. Татарстанда бу мәсьәләне хәл итүгә бик җитди карыйлар. Шул рәвешле 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Президенты указы белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оеша. Аның составына элеккеге мунициапаль һәм дәүләт матбугат чаралары керә.- «Татмедиа» командасы алдына куелган бурыч булып ул чорда социаль-мөһим проектларны тормышка ашыру, шәһәр һәм муниципаль басмаларны, телерадиокомпанияләрнең эшен оештыруның яңа формаларын табу торды. Бу формалар максималь дәрәҗәдә базар шартларына туры килергә тиеш иде. Турыдан-туры субсидияләүгә бәйле булмыйча, көндәшлек мохитенә аяк басу һәм республика медиамәйданында җитди урын яулау мөһим иде, - дип искә ала «Татмедиа» АҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов.
Аның сүзләренчә, шул рәвешле безнең матбугат чараларын саклап кала алганнар һәм аларның үсешенә яңа импульс бирелгән. Берләштерү хисабына чыгымнар шактый кимегән, аннары керемнәрне дә арттыру мөмкинлеге туган.
- Безнең төп максатыбыз – сыйфатлы контент җитештерү. Куелган бурычларны үтәп, без халыкка иҗтимагый-сәяси, мөһим, объектив һәм сыйфатлы мәгълүматны җиткерүгә ирешә алдык. Бу «Татмедиа» компаниясенең төп миссиясе, - ди генераль директор.
Республикабызда хәзерге вакытта барлыгы 1043 массакүләм матбугат чарасы исәпләнә, шуларның 223е «Татмедиа» холдингына керә - 98 газета, 16 журнал басыла, 21 телекомпания һәм 13 радиостанция эшли. Барлыгы холдингта 84 филиал исәпләнә. Республика, шәһәр, район газеталары, журналлары, интернет басмалары рус, татар, удмурт, чуаш телләрендә гамәлгә куела.
«Татмедиа» АҖ бүген дә бер урында тормый, үсешкә-үзгәрешкә омтыла. Алга таба юнәлешләрне билгеләп, 2017 елга кадәр «Татмедиа» үсеш стратегиясе булдырылган. Өч еллык программада дүрт төп юнәлеш билгеләнгән - аудиторияне арттыру, дәүләт заказын үтәүне яхшырту, монетизацияне арттыру, шулай ук эчке ресурсларны нәтиҗәле файдалану өстенлекле мәсьәләләр рәтендә.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49253-unikal-mediaholdingka-8-el.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.