Логотип
Яңалыклар

Туристлардан уңабыз!

Ел саен иң дәвамлы бәйрәм яллары Татарстан өчен туристларга «уңдырышлы». Быел да кунакханәләр бер ай алдан ук шыгрым тулды диярлек. Республикабыз кунакларны истәлекле урыннары һәм кызыклы вакыйгалары белән җәлеп итә. Өстәвенә, бездәге ял кесә өчен дә артык чыгымлы түгел. Ә алган хис-кичерешләр ел буена җитәрлек!

Әлбәттә, кунаклар, беренче чиратта, башкалабызда сый-хөрмәт күрә. Яңа ел бәйрәмнәренә мәркәзебез тагын да гүзәлләнә бит! Бигрәк тә кичке Казан күз явын алырлык. Ел саен шәһәр җитәкчелеге башкала халкы һәм кунаклар өчен яңадан-яңа бүләкләр әзерли. Быел менә Кремль Яр буе могҗизалар иленә әверелде. Социаль челтәрләр шундагы күренешләрнең фотолары белән тулды. Көннәр суык дип тормыйча, һәр кеше әлеге матурлыкны үз күзе белән күрергә тырыша.

Гомумән, бөтен шәһәр төсле утларга күмелде, бәйрәм рухына чумды. Кыш та, ниһаять, үз вәкиллеген урнаштыра алды - башта суыклар җибәрде, аннары мулдан карга чумдырды. Димәк, бәйрәмнәрдә татарстанлыларга һәм кунакларга кышкы актив ял төрләреннән дә тәм табу мөмкинлеге туды. Тимераяк, чана-чаңгы кебек күңел ачулар өчен махсус мәйданчыклар җитәрлек. Юкка гынамы соң, Казанны спорт башкаласы дип атыйлар!

Яңа ел тамашаларына  исә махсус билгеләнгән мәйданнарда да, бөтенләй көтмәгән урыннарда да эләгергә мөмкин. Әйтик,  “Шәһәрдә – әкиятләр” – “Сказки в городе” дигән проект күпләрнең күңеленә хуш килде. Биш театраль экипаж республика буйлап сәяхәткә чыкты. 10 көн дәвамында төрле шәһәрләрдә  200 спектакль күрсәтеләчәк. Кеше күп җыелган урыннарда тукталып, алар татарстанлыларның һәм туристларның күңелен күрә.

Карарлык әйберләр күбәйгән саен, туристлар Татарстанда озаграк кунак булырга ризалаша. Әйтик, әле берничә ел элек кенә, кунаклар башкалабызда нибары 2-3 көн генә булып, өйләренә ашыккан.  Хәзер исә туристларның бәйрәм ялы якынча дүрт көнгә сузыла.

Башкалабыздан тыш та, республикабызда бик кызыклы, матур урыннар күп бит.  Татарстанны башка яктан ачу өчен Болгар тарихи шәһәре, Зөя шәһәр-утравы, Алабуга, Чистай, Тәтешкә барырга була.

Татарстанга килеп тә ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән Болгар музей-тыюлыгына бармыйча кайтып китеп буламы соң?! «Ак мәчет» комплексы һәм икмәк музее – биредә туристларны иң күп кабул иткән объектлар. Популярлык буенча аннан соң Зөя шәһәр-утравы тора. Ул да быел ЮНЕСКОга керүгә дәгъва итә бит. Раштуа вакытында оештырылган традицион күңел ачулар елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә. Бу бәйрәм ялларында әлеге истәлекле урыннарның һәркайсы көненә мең туристны кабул итү өметен белдергән иде.

Алабуга һәм Чистай да туристларны үзләрендә колач җәеп каршы ала. Бөек Ватан сугышы вакытында фәнни һәм иҗади интеллигенция өчен туган йортка әверелгән бу шәһәрләрнең популярлыгы артканнан-арта бара.

Тәтеш тә туризм үзәгенә әверелергә өмет итә. Идел яр буенда урнашкан бу шәһәр татар һәм рус халкы мәдәниятләрен берләштерә һәм табигый матурлыгы белән сокландыра.

Барлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә быел Татарстанда 80-85 мең турист кунак булачак. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, бу 20 процентка күбрәк.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар