Тукай музее... өйдә

Россиядә Тукайга багышланган музейлар саны тагын бергә артты. Бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан аның чираттагысын Оренбург өлкәсенең Тоз-Түбә шәһәрендә ачтылар. Аны шушы калада яшәүче Рәшидә Мифтахова үз йортының икенче катында оештырган. Рәшидә Мифтахова – белгечлеге буенча юрист, тумышы белән Тоз-Түбә шәһәреннән, татар гаиләсендә үскән.
Тукай Оренбургта булмаган. Ләкин аның иҗаты шушы кала белән тыгыз бәйле. Тукайның иң беренче шигыре 1905 елның 15 сентябрендә әдәби җыентыкта Оренбург шәһәрендә басылып чыга. Шушы көннән башлап Тукай әсәрләре Оренбург газета-журналларында даими рәвештә дөнья күрә. Ул вакытта чыгып килгән «Вакыт» газетасы битләрендә дә Тукайның йөздән артык әсәре басылган.
Музейда – йөзләгән экспонат. Рәшидә ханым бик кунакчыл хуҗа, йортындагы музей турында ишетеп килүчеләрнең барысына да ул шат.
Кемдер милли уен кораллары белән соклана, күпләрне май ясый торган җайланма гаҗәпләндерә. Гармунны музейга исә Фәрит Закирҗанов алып килгән. Чигелгән сөлгеләрне дә ул китергән. Шулай итеп, татар йорты, хуҗабикә теләгәнчә, гармунлы да, сөлгеле дә булган.
Әлеге музейда барлык экспонатларны да кул белән тотып карарга мөмкин: бүген дә чәй эчәргә мөмкин булган борынгы самоварны, да үзендә хәтирәләр саклаучы көзгене дә... Хуҗабикәгә әлеге музей, әлбәттә, табыш китерми, бары рухи канәгатьлек хисе генә бирә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.