Туган телебезгә ясин чыкмыйк!

21 февраль – Халыкара туган тел көне.  Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт ке­ше­ләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора…

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е генә киң таралган. Ә 400гә якын  тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.  Илебездә дә якын киләчәктә үлү ихтималы янаган йөздән артык тел исәпләнә. Татар теле алар исәбендә булыр дип уйлыйсы килми.

Белгечләр сүзләренчә, тел яшәсен өчен анда кимендә 100 мең кеше сөйләшергә тиеш. Әгәр дә кимрәк икән, тел юкка чыга, тулы бер халыкның тарихы өзелә… Бу процесслар һәрчак булган һәм моны без табигый хәл дип кабул итәргә тиешбез кебек. Әмма бер генә халык та үз туган теленә ясин чыгуларын теләми.

Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында  “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дип әйткән дә. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә дә шунлыктан баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.

Аралашуда һәм җыр-биюдә генә кирәк дип саналган телнең киләчәге юк, ди ЮНЕСКО вәкилләре. Татар теле Татарстанда рус теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт теле буларак игълан ителгән. Бу исә телгә үлү куркынычы янамый дигән сүз кебек. Татарстанда “Дәүләт телләре турында”гы Закон, “Татарстандагы дәүләт һәм башка телләрне үстерү турында”гы  дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, әмма күпме генә тырышсак та, татар те­ленең дәрәҗәсе артмый.  Татар теле аерым бер кешеләр кулланышында булган «кухня теле» булып кына кала.

Бүгенге глобальләшү чорында без бигрәк тә  күпмилләтле Ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга игътибарлы булырга тиешбез. Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклап калырга хокуклы һәм моңа бөтен көчен куярга тиеш.

сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан